Кариевлылар Күлбай-Мораса авылында Габдулла Кариевны искә алды 

8нче май – Габдулла Кариевның туган көне. Татар җәмәгатьчелеге бу көнне татар театрына нигез салучыларның берсе – бөек драматург, актер һәм режиссер Габдулла Кариевны искә ала. 

8нче май көнне традиция буенча Кариев театры, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Казан бүлеге һәм Нурлат якташлыгы әгъзалары татар халкының бөек улы туган авылы – Күлбай-Морасада очрашты. Габдулла Кариевны искә алу чарасында шулай ук мәдәният хезмәткәрләре, Габдулла Кариев туган авылыннан кунаклар бар иде. Билгеле булганча, Күлбай-Мораса авылындагы Г.Кариев музее эшләп килә. Традиция буенча, кунаклар башта музейга экскурсия кылдылар. Биредә музей җитәкчесе Люзия Вәлиуллина Габдулла Кариевның тормыш һәм иҗаты турындагы хатирәләрне саклаучы кадерле экспонатлар белән таныштырды, үзләренең эшчәнлекләре турында сөйләде.
“Без бүген бик матур вакыйгада катнашабыз. Бүген авылдашыбыз, татар театрының атасы Габдулла Кариевның 132 яшь тулган көне. Ул бит 33 кенә яшен тутыра. Ләкин аның мирасы, ул  калдырган эзләр, ул кабызган утлар бүгенгә кадәр якты яна!”, - дип уртаклашты музей директоры Люзия Вәлиуллина. Шулай ук ул театрыбызга Габдулла Кариев исемен дәвам итәргә, киләчәк буыннарга җиткерергә изге теләкләрен теләде.

Чара музей каршында Кариевка куелган һәйкәл-бюст янында дәвам итте.  “Бүген татар халкы, дөньяда яшәүче бөтен татарлар өчен бәйрәм, искә алу көне. Габдулла Кариев театрга нигез салучыларның берсе, ә без шушы театр коллективы традицион рәвештә аның туган көне көнне һәйкәленә чәчәкләр салабыз. Күлбай-Мораса авылы, музей җитәкчелеге, авыл халкы чынлап та бөек эш башкара. Татар халкыбызның бөек улын музей ачып, килгән кунакларны кабул итәрдәй шундый урын, һәйкәл булуы безнең өчен дә зур мәртәбә”, - дип уртаклашты Кариев театры директоры урынбасары Гөлгенә Кәримова. 

“Мин Нурлат ягыннан булуым белән горурланам. Чөнки безнең Габдулла Кариевыбыз, “Якташлар” оешмасы бар.  Кариев театры бинасы ачылышына без бик шатландык. Безнең туган якларга кайтып, Габдулла Кариевның дәрәҗәсен күтәргән өчен сезнең алда баш иям. Киләчәк буыннар өчен сез зур эш башкарасыз!”, - диде Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Казан бүлеге җитәкчесе урынбасары Рәмзия Дәүләт кызы.

Килгән кунаклар бу чарада Габдулла Кариевка багышланган шигырьләрне дә ишетте. Россиянең атказанган һәм Татарстанның халык артисты Нуриәхмәт Сафин Габдулла Кариев вафатыннан соң Кәрим Әмири язган “Кариевка” шигырен укыды. Наилә Әдип кызы Һади Такташ иҗат иткән “Карт артист” шигырен башкарды.

Чәчәкләр салу тантанасыннан соң сөйләшү авылның мәдәният йортында дәвам итте. Нурлат районының “Мәдәният үсеше үзәге” җитәкчесе Ләйсән Мидхәт кызы Нафигина килгән кунакларны сәламләде һәм мәдәният бүлеге хезмәткәрләре, Нурлат җитәкчелеге исеменнән Россиянең атказанган һәм Татарстанның халык артисты Нуриәхмәт Сафинга һәм Татарстанның атказанган артисткасы Халидә Сөнгатуллинага рәхмәт хаты тапшырды. Рәмзия Дәүләт кызы Бөтендөнья татар конгрессының Казан шәһәре иҗтимагый  оешмасы һәм Казан шәһәренең Нурлат “Якташлар” җәмгыяте исеменнән, Габдулла Кариев хөрмәтенә үткәргән чаралар өчен олы рәхмәтләр белдереп, театр җитәкчелегенә рәхмәт хаты тапшырды.

Театр артистлары үзләре дә бүләксез килмәде – авыл халкына “Бер мәхәббәт тарихы” (Р.Шәриф) хәйрия спектакле күрсәтелде. 
Әлеге тамаша Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре өчен дә бүләк булды. 
Тамашаны исә Күлбай-Морасалылар гына түгел, тирә-күрше авыллар халкы да, кунаклар да рәхәтләнеп тамаша кылды.