Яңа татар бистәсе зиратында Габдулла Кариевны искә алдык

Яңа татар бистәсе зиратында Габдулла Кариевны искә алу

Габдулла Кариев тууына 132 ел тулуга багышланган чараларның чираттагысы бүген Казанның Яңа татар бистәсе зиратында үтте. Татар зыялылары милли театрның атасы, танылган татар артисты, режиссер Габдулла Кариев каберен зиярәт кылды. Чараны традиция буенча быел да татар театры атасының исемен йөрткән Кариев театры оештырды.

Татар актерын туган көнендә каберен зиярәт кылырга ТР Мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова, РФ дәүләт премиясе лауреаты, Г.Тукай премиясе лауреаты  шагыйрь Ренат Харис, Бөтендөнья Татар конгрессы Башкарма комитетының Казан шәһәре оешмасы җитәкчесе Фәрит Мифтахов, Нурлат «Якташлар» җәмгыяте әгъзалары, дин әһелләре, Кариев, Камал театрлары артистлары һәм Габдулла Кариевның туган авылыннан да кунаклар бар иде.  Әдәбият, сәнгать, дин әһелләре аның белән бәйле якты истәлекләрне хәтердән сөйләп, рухына дога кылып, каберенә чәчәкләр салды.

Кариев театры директоры Мансур Ярмиев остазларны искә алу – матур гадәт икәнен әйтеп китте. “26нчы апрельдә, Габдулла Тукай дусты буларак, Габдулла Кариев исемендәге театрның яңа бинасы ачылды. Аның 132 ел элек “Безнең исемнәр алтын хәрефләр белән язылыр” сүзләре тормышка ашты. Безнең театрга шундый исем татар телен, татар театрын сакларга, татар телендәге әсәрләрне халыкка күрсәтергә бурычлар билгели.”, - диде Мансур Ярмиев.

Мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова үз чыгышында Габдулла Кариевның театр өчен әһәмиятле нигез булдыруы, аның татар телен саклап калуга мөһим урынын билгеләде: “Габдулла Кариев үз иҗатында милли сәхнәне, халкының  ачык йөзле булуын, рухи байлыгын, намусын чагылдырган. Бүген без Габдулла Кариев, Габдулла Тукай, Сәлих Сәйдәшев һәм алар кебек башка, мәдәният, сәнгать нигезләрен булдырган һәм үз һөнәреңә намуслы карау принципларын тудырган сәнгать эшлеклеләре турында сөйлибез. Бүген татар теле буенча сөйләшүләр алып барылган чорда, бу кешеләр, шул исәптән Габдулла Кариев та,  чорның күп сорауларына җавап булып тора. Чөнки  кариевлылар сөйләгән һәм хәзер сөйли торган матур әдәби тел – бу  бүгенге көндә тел белән булган вәзгыятькә җавап.” 

Габдулла Тукай премиясе лауреаты  Ренат Харис бөек драматург, артистны Россиянең бөек шәхесе, нигез ташларыбызның берсе дип атады: “Халык рухы берничә нигезгә таяна. Берсе аның әдәбият булса, икенчесе – рәсем, өченчесе музыка булса, дүртенчесе, һичшиксез, театр сәнгате. Театр сәнгате булмаган халык, үзен зур халык итеп саный алмый. Мин бу бөек шәхесне хөрмәт итәм һәм алдында баш иям.”

Фәрит Мифтахов Татар конгрессы һәм якташлары исеменнән татар театрында гомер буе эшләгән, аның исеменнән бүген көнгә кадәр саклаган, туган нигезенә кайтып, аны күтәргән кешеләргә аерым рәхмәтләрен җиткерде. “Безнең белән булган артистларыбыз, театрда хезмәт куючыларның изге хезмәтләре догалар булып барсын. 2нче май көнне хәзрәтләр белән “Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел” акциясендә катнашып,  бөтен шәхесләрне әйләнеп чыгабыз, дога кылабыз.  Әлбәттә, алар  онытылмаган, аларны тарихы зур!”, - дип билгеләде Фәрит Мифтахов.  

Нурлат муниципаль районы җитәкчесе Алмаз Сәлим улы Әхмәтшин исеменнән Рәмзия Дәүләт кызы Галләмутдинова ел саен  шундый чараларны үткәргән өчен Кариев театрына, Нурлат якташлар рәисе, Габдулла Кариев авылдашы Фәрит Фәиз улына рәхмәтләрен җиткерде. 

Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры музей директоры, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Луара Шакирҗанова ел саен Габдулла Кариевка, бер уңайдан Габдулла Тукайга баш ию бик матур традиция булуын ассызыклады. Бу чараны дәвам итүләре өчен Кариев театрына рәхмәтләрен җиткерде. “Без Камал театры белән әле Шамил Зиннур улы вакытында, бу эшне башлап, аның туган авылына барып, анда музей эшләргә дә ярдәм иттек, исемен күтәрдек. Ни кызганыч, күп еллар Габдулла Кариев иҗатын татар тамашачысы, татар халкы белмәде диялек. Соңгы көннәре дә газаплы көннәр кичергәндер. Әмма хәзер, Аллага шөкер, аның исемен йөрткән театр бар.  Коръәнне яттан белгән кеше белән башланган татар театры аның догасы белән һаман яшидер.” Габдулла Кариев 125 еллыгына “Җыен” фонды белән берлектә “Шәхесләребез” дигән китап чыгарды. Луара Шакирҗанова яшьләргә шул китапны укырга киңәш итте. 

Искә алу чарасы мәрхүмнең рухына дога кылу һәм каберенә чәчәкләр салу белән төгәлләнде.