Үзебез яшь, тарихыбыз чал

Үзебез яшь, тарихыбыз чал

Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамшачы театры май аенда үзенең утыз еллыгын билгеләп үтәчәк. Күптән түгел театр яңа бинага да күченде. Менә шундый күңелле вакыйгаларга, мәшәкатьләргә төренеп язга аяк басты республикабызның иң яшь дәүләт театрларының берсе. Яшь булса да аның инде данлы тарихы, горурланып сөйләр эшләре, иртәгәге көнгә бихисап планнары бар. Театр директоры Мансур Ярмиев белән әңгәмәбез нәкъ шул хакта.

- Билгеле булганча, халкыбызның яшь тамашачы театрын булдыру уе өч дистә ел элек кенә барлыкка килмәгән, бу хыял белән янып-көеп йөрүчеләр дә аз булмаган...

- Чынлап та, татар халкының яшь тамашачы театры быел үзенең утыз еллык юбилеен билгеләп үтәргә җыенса да аның тамырлары нык тирән ята, тарихы чал дияргә тулы нигез бар. Төрле документларга, истәлекләргә күз салсаң, җеп башы революциядән соңгы елга барып тоташа. 1918-1919 елларда Казанның Алафузов театрында балалар труппасы оеша. Аны татар театрына нигез салучыларның берсе, соңрак инде киң җәмәгатьчелеккә танылган театр эшлеклесе, үзе артист, үзе режиссер һәм укытучы буларак танылачак шәхес – Касыйм Шамил оештыра. Ул моннан нәкъ йөз ел элек балалар, яшүсмерләр өчен “Корымчы бабай” һәм “Шүрәле” спектакелләрен куя.

Татар халкының зыялы уллары, кызлары киләчәк буынны милли рухта тәрбияләү максатында аерым театр булдыру кебек якты, зур хыяллар белән янып йөрсәләр дә, уйларны тормышка ашырганчы ничәмә дистә еллар узып китә. Икенче адым 1932 елда ясала. Казанда, ВЛКСМ өлкә комитеты каршындагы Балалар үзәк Мәдәният йортында татар яшь тамашачы театры ачыла. Аны татар театрына нигез салучыларның берсе буларак тарихка кереп калган зат, шул ук Касыйм Шамил оештыра. Аның белән бергәләп биредәге спектакльләрдә Ибраһим Шаһгалиев, Исхак Илялов, Фуат Халитов кебек, исемнәре тамашачыларга яхшы таныш булган күренекле артистлар уйный. Ләкин театр бик кыска гомерле булып чыга, ул төрле сәбәпләр аркасында 1934 елда ябыла. Унбиш елга сузылган антракттан соң татар яшь тамашачы театрын булдыру өмете кабаттан уяна. Өченче талпыныш 1949 елда була. Режиссер Кәшифә Тумашева Мәскәүдән дәүләт театр сәнгате институтын (ГИТИСны) тәмалап кайткан яшьләрне үз тирәсенә туплый. Болар: Асия Галиева, Дэллюс Ильясов, Рәфкат Бикчәнтаев, Рауза Әхмәрова, Шаһсәнәм Әсфәндиярова, Гали Хөсәенов, Асия һәм Шакир Харисовлар. Аларның инде сәхнәгә куярга әзер спектакльләре дә бар. Шулай итеп яңа театр үзенең эшчәнлеген бу яшь талантларның Мәскәүдә укыганда әзерләгән “Козы Көрпеш һәм Баян Сылу” (Г. Мусрепов), “Васса Ж елезнова” (М. Горький) һәм “Болан-Патша” (Г.Коцци) драмалары белән башлап җибәрә.

Беренче адымнарыннан ук өметле, ныклы күренгән бу Татар яшь тамашачы театры да, вулкан кабек атыла да, шундук сүнә – ул бары тик бер сезон гына эшләп кала, 1950 елда ябыла. Труппа артистларын Татар академия театрына күчерәләр. Чираттагы тәнәфес 37 елга сузыла. 1987 елда артист, режиссер Фәрит Хәбибуллин үз тирәсенә бертөркем артистларны – энтузиазистларны туплый. Алар ярты елдан артык әзерлек эшләре алып баралар. 1988 елның 25 февралендә бернче премьера тамашачы хөкеменә тәкьдим ителә.

Яңа труппа тәкьдим иткән Диас Вәлиевнең “Намус хөкеме” спектакле искиткеч зур уңыш белән уза, артистларның уйнаулары бик яратып кабул ителә. Шулай итеп, ярты елдан артык куйган тырышлык бушка китми. Шушы бер спектакль Татар яшь тамашачы театрының киләчәк язмышын хәл итә – хыяллар чынга аша. Бу спектакльдә катнашкан һәр артистны: Нуриәхмәт Сафин, Кәримә Нуруллина, Мәдинә Сәхибгәрәева, Фәрит Хәбибуллин, Зәйтүн Яркәев, Земфира Хәсәнова, Гасиман Ширгазин, Әлфинур Хисамова, Рөстәм Фатыйхов, Алмаз Хәмзин, Әлфинур Фатыйховаларның һәрберсен татар театрының яңа юнәлешенә нигез салучылар дияргә тулы хокук бар. Фәрит Хәбибуллин максатына ирешә – бүгенге Габдулла Кариев театрының башлангычы булган Татар театр-студиясе оештыру турындагы махсус документ барлыкка килә. 1988 елның 30 маенда халык депутатларының Ленин районы Советы башкарма комитеты шушы хакта үз Карарын игълан итә. Аллага шөкер, бу, беренче премьерадан ук гөрләп эшләп киткән театр ишекләрен япмый, алдында пәйда булып барган киртәләрне яшьләрчә – егетләрчә җиңеп кенә бара.

- Ләкин белгәнебезчә, театрга, коллективка аннары да сынаулар, киртәләр белән шактый көрәшергә туры килә.

- Әйе, республикада өр-яңа театрга нигез салына. Әмма аңа бер-бер артлы туып торган авырлыклардан торган язмыш насыйп ителә. Театр- студия статусы белән генә күпме генә тырышсаң да, тамашачы алдында уңышларга ирешсәң дә үзеңне киң даирәләрдә күрсәтү, киңрәк дөньяга чыгу мөмкин түгел. Фәрит Хәбибуллинга планлаштырганнарны тормышка ашыру өчен әкияттәгечә, “җиде диңгезне, карурманнарны” узарга туры килә. 1991 елның 4 ноябрендә ТР Министрлар кабинеты карары белән дәүләт статусы бирелә һәм ул “Казан Татар Дәүләт яшь тамашачы театры” дип йөртелә башлый. Театрга ниһаять Островский уамында бина да бирелә. Ләкин аның театр дип атарлыгы да булмый. Ярым җимерек бу бинаның үз сәхнәсе дә, тамаша залы да юк. Шуңа да театр үзенең эшчәнлеген Казанның, республиканың район – шәһәрләре мәктәпләрендә, балалар бакчаларында, балалар йортларында, клубларында, мәдәният йортларында куюны дәвам итә.

 Матур даны тиз генә таралып өлгергән “күчмә театр”ны күрше республикаларга да дәшәләр. Фәрит Хәбибуллин бусага арты бусага таптап, үз дигәненә барыбер ирешә: 1996 елда театрга башкаланың Киров районында урнашкан, заманында данлыклы “Алафузов театры” буларак билгеле булган җитен комбинаты Мәдәният сарае бинасы бирелә. Шулай итеп, театр кайчандыр беренче татар балар спектакле куелган бинага – үзенең тамырлары тоташкан, чишмә башы юл алган урынга әйләнеп кайта. Бинага ремонт ясала, сәхнәләр спектакльләр уйнарлык хәлгә кайтарыла. Ләкин борынгы бина, борынгы бина инде. Гомер буе тулаем ремонт уздырылмаганлыгы, таушанганлыгы гел үзен сиздереп килә. Бинаны тиешле дәрәҗәдә тоту, даими рәвештә я монда, я тегендә төзекләндерү эшләре алып бару күпме көч , күпме акча таләп итә. 2015 елны бинаны авария хәлендә дип таныла. Театр вакытлыча “Әкият” Балалар үзәгенә күчә. Аннары Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачы театры карамагына яңа бина бирелә – Петербург урамында урнашкан элекеге Офицерлар йорты. Бүген биредә реконструкция – төзекләндерү эшләре инде тәмамланды, җиһазлар белән тәэмин итү дә тәгәлләнде дип әйтергә була. Коллектив та күченеп бетте. Яңа бинада әлбәттә яңа планнар, тагы да зуррак максатлар. Үз сәхнәбез булу бәхетенә ирештергәннәре, коллективыбызга тиешле шартар тудыруда ярдәм кулы сузганнары өчен Президентыбызга, хөкүмәтебезгә зур рәхмәт.

- Димәк, сездә тиздән өй туе?

- Нәкъ шулай! “Хәерле сәгатьтә булып, хәерле эшләр насыйп итсен, Ходай!

- “Бар нәрсәне кадрлар хәл итә” дигән мәңге искермәс әйтем бар. Үзегезнең коллективны ничек бәяләр идегез?

- Мин коллегаларым, хезмәттәшләрем белән чиксез горурланам. Бездә һәряклап иң югары үрләрне яулардай коллектив, иҗат әһелләре эшли. Бар дөньяңны оныттырып, сәхнәгә мөкиббән иттертеп, үзләре белән бергә елаттырып, көлдереп уйный беләләр беләләр безнең артистлар. Әлбәттә, беренче чиратта, тәҗрибәле, үз эшенең остасы булган, талантлы режиссер кулы да үзен шундук сиздерә.. Театрыбызның баш режиссеры Ринат Әюпов шаккаттыра белә – ул алынган һәр әсәр ахыр чиктә русча әйткәндә “шедевр”га әверелә. Безнең букчада бүген иллегә якын спектакль. Тамашачыларыбыз - кечкенә сабыйлардан алып иң өлкән яшьтәге сәхнә сөючеләргә кадәр.

Балаларны милли рухта тәрбияләүдә, аларны кечкенәдән үк татар драматургиясе белән таныштыруда, телебезгә мәхәббәт уятуда да үзеннән зур өлеш кертергә тырышабыз.. Сәхнәгә, үз теленә гашыйк кечкенә буын –өметле киләчәгебез. Без шулай ук рус, башка халыклар, шулай ук дөнья әдәбияте әсәрләрен дә даими рәвештә сәхнәләштерәз. Коллективның афишасына күз салган һәркем жанрлар төрлелеген дә искәрми калмый, әлбәттә. Кагыйдә буларак, һәр сезон премьераларга да бай. Мәсәлән, узган елның декабрь ахырында гына тамашачы хөкеменә Кейт ДиКамелло әсәре буенча “Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте” әкияте сәхнәләштерелгән булса, яңа елга чыгуга ук В. Илюхов әсәре буенча “Саранлыктан дәва” премьеасын тәкъдим иттек. Бүген исә театр берьюлы ике әсәр өстендә эшли.

- Безгә үз чиратыбызгда театрга уңышлар гына телисе кала...

- Рәхмәт бик зур!

Автор: Гөлгенә Кәримова

Чыганак: "Татарстан яшьләре" газетасы