Кариев театры наркотикларга каршы!

"Алхимик"

15нче майда Кариев театры артистлары Пауло Коэльоның "Алхимик" әсәре буенча куелган спектакле белән Лениногорск шәһәренә иҗади сәфәргә бара. Спектакль “Наркотикларсыз тормыш” проекты кысаларында күрсәтелә. Флюра Янышева һәм Ренат Әюпов инсценировкасы, Рабит Батулла тәрҗемәсе.

Заманабызның, иң яман чире наркомания тозагына эләгеп, бик күп яшь гомерләр өзелә... "Алхимик" спектакле шушы афәттән котылу юлларын эзләргә өнди, наркотиклар куллануның фаҗигага алып баруын кисәтә.

Әсәрдә күтәрелгән проблемалар бүгенге көндә дә бик актуаль. Төп герой Илдус – наркоман. Ул күп итеп наркотик кулланганнан соң аңын җуя һәм П.Коэльоның "Алхимик” китабына эләгә. Илдус “Алхимик” геройлары белән бергә сәяхәт итә һәм яхшылыкка омтылырга, максатларга ирешергә кирәклеген аңлый. Иң мөһиме – ул наркотиклардан котылырга тели.

Спектакль 14.00 сәгатьтә башлана.