Кариев театры Буадагы халыкара фестивальдә катнаша

15 май көнне Буада "Буа: диалог киңлекләре" халыкара театр фестивале ачыла. 15-24 майда Татарстанда икенче тапкыр узачак әлеге фестивальдә  Кариев театры “Тантана” театр премиясе лауреаты “Куян Эдвард гаҗәеп сәяхәте” (К.Дикамилло) спектаклен тәкъдим итә.  Фестивальгә Швейцария, Казахстан, Азәрбәйҗаннан, шулай ук күрше Чувашстан, Мари Эл Республикасы, Удмуртия һәм Башкортстаннан иң яхшы театр коллективлары килә.  Буа театр фестивалендә 23 театр коллективы катнаша. Алар үз спектакльләрен Буа театры һәм Буа мә

15 май көнне Буада "Буа: диалог киңлекләре" халыкара театр фестивале ачыла. 15-24 майда икенче тапкыр узачак әлеге фестивальдә  Кариев театры “Тантана” театр премиясе лауреаты “Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте” (К.Дикамилло) спектаклен тәкъдим итә. 

Фестивальгә Швейцария, Казахстан, Азәрбәйҗаннан, шулай ук күрше Чувашстан, Мари Эл Республикасы, Удмуртия һәм Башкортстаннан иң яхшы театр коллективлары килә. 

Буа театр фестивалендә 23 театр коллективы катнаша. Алар үз спектакльләрен Буа театры һәм Буа мәдәният йорты залларында гына күрсәтеп калмыйча, Тәтеш, Апас, Кайбыч мәдәният йортларына да алып киләчәк, дип хәбәр итә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы.