Тифлокомментарийлы беренче татар спектакле буенча матбугат конференциясе булачак

Иртәгә, 17 майда, 14:00 сәгатьтә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында тифлокомментарийлы беренче татар спектаклен тәкъдим итүгә багышланган матбугат конференциясе була. 

20 майда Кариев театрында Алишер Усмановның “Яңа караш” хәйрия фонды программасы кысаларында “Республика сукырлар һәм начар күрүчеләр китапханәсе” белән берлектә “Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте” (К.Дикамилло) спектакле күрсәтеләчәк. Бер үк вакытта сурдотәрҗемә белән дә тәэмин ителү була. 

"Яңа караш” проекты татар телендә тифлокомментарий бирүнең беренче тәҗрибәсе булып тора. Ә бу үз чиратында Татарстанда әлеге юнәлешнең үсешенә мөһим адым.

Матбуган конференциясендә Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры директоры Мансур Ярмиев, “Сәнгать, фән һәм спорт” хәйрия фондының проектлар һәм программалар бүлеге җитәкчесе Мария Мельниченко, “Сәнгать, фән һәм спорт” хәйрия фондының “Яңа караш” программасы җитәкчесе Ксения Дмитриева, Республика сукырлар һәм начар күрүчеләр китапханәсе директоры Наил Сәфәргалиев катнашачак.

«Татар-информ» сайтында матбуган конференциясенең онлайн-трансляциясен күрергә мөмкин булачак.