Кариев театры Апаста халыкара театрлар фестивалендә катнашты

Кариев театры Апаста халыкара театрлар фестивалендә катнашты

16 май көнне "Буа: диалог киңлекләре" халыкара театр фестивале кысаларында Апас районында Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры коллективы “Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте” (К.Дикамилло) спектаклен күрсәтте. 

Апас мәдәният хезмәткәрләре фестиваль кунакларын зурлап каршы алдылар. Биредә район халкының кунакчыллыгы да, сәнгатькә гашыйк булуы да, милләтләр дуслыгы да чагылыш тапты. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Мингазиев кунакларны җылы сәламләп, уңышлар теләде.

Спектакльне II Халыкара театр фестиваленең жюри әгъзалары -  “Алтын битлек” милли театраль премиясенең экспертлар советы әгъзасы Александр Вислов, Россиянең әйдәп баручы тәнкыйтьчесе, “Любимова” фестиваленең арт-директоры Банасюкевич Анна, театр белгече һәм тәнкыйтьче, З.Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать университеты укытучысы Айсылу Сәгыйтова, сәнгать белеме докторы, профессор Исрафил Исрафилов бәяләде.

Кариев театры коллетивы катнашучы дипломы һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.

Фестиваль Буа дәүләт сатира театры тарафыннан оештырыла һәм тирә-күрше районнарны да үз эченә ала. Фестивальгә Швейцария, Казахстан, Азәрбәйҗаннан, шулай ук күрше Чувашстан, Мари Эл Республикасы, Удмуртия һәм Башкортстаннан иң яхшы театр коллективлары килә.