Иң яхшысы – балаларга

"Саранлыктан дәва"

Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры 1987нче елда Мәгариф министрлыгы каршында Татар театр-студиясе буларак оештырылган. Быел бу театрның тарихында үзенчәлекле вакыйга: 1988нче елның 25 нче февралендә Диас Вәлиевнең «Намус хөкеме» спектакле беренче премьера буларак сәхнәдә куелган булган. 30 яшьлек гомерендә саллы коллектив һәм репертуар туплаган яшь тамашачы театры балалар өчен дә тәрбияви, мавыктыргыч премьералар хәзерләве белән ихтирам яулый. Күптән түгел театр бу сезонда балалар өчен әзерләнгән икенче премьерасын тамашачыга тәкъдим итте.

Саранлык. Ул төрле дәрәҗәдә һәр кешегә дә хас сыйфат. Ә беренче тапкыр адәм баласы бу «чир» белән 3 яшьләр тирәсендә очраша диләр психологлар. Саранлыкны читтән күзәтә белү һәркемнең дә хәленнән килми. Хәер, Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры өр-яңа премьерасында бу бәладән котылу юлын эзли: театр февраль аенда «Саранлыктан дәва» музыкаль әкиятен тәкъдим итте. Спектакль тарихы үзенчәлекле: Владимир Илюховның пьесасы «Татнефть» компаниясенең социаль проектында «Экология» номинациясе буенча грант откан. Шул ук вакытта бу спектакль – Эльдар Гатауллинның режиссер буларак беренче тапкыр киң тамашачыга хезмәтен күрсәтүе. Беренче карашка бик гади сюжет кебек, әмма… Юк инде, бөтен серләрне дә ачып бетереп булмый, сабыйлар бу тамашаның тәмен үзләре татып карасыннар!..

Һәр спектакльдә һәркемнең үзе яраткан герое була. Мин менә Убырлыга гашыйк булдым. Алия Фәйзрахманова үзенең ягымлы, ачык күңеле белән мәңге тискәре герой саналган Убырлы карчык образын да тамашачы яратырлык дәрәҗәдә оста уйный алды. Заманча Убырлы карчык ул! Гомумән, спектакль заман белән бергә атларга тырыша, шул ук вакытта әкият булып та кала белә. Эчкерсез урман җәнлекләре – Бүре, Куян, Төлке, араларында Мәче дә йөри (Убырлы мәчесе булды бугай ул) һәм Урман иясе тамаша дәвамында могҗизаи дөньяда яшәттеләр. Һәр әкияттәгечә төп фикер спектакль буена мавыктырып бер төенләнеп, бер чишелеп килде. Саранлык дигән яман чиргә юлыккан җәнлекләр тылсымлы урманнан колак кага язалар. Югыйсә, урманнарын бик яраталар бит алар! Әнә, Нәүрүз бәйрәменә хәзерләнеп:

«Барыбыз да бәхетле,
Урман – ул бәхет иле», дип җырлап йөрүләрен генә күр син аларның! Әкият юкка гына музыкаль дип аталмый – сюжет җырлар белән үрелеп барды, шул ук вакытта ул интерактив та: геройлар әледән-әле зал белән дә сөйләшеп алалар.

Спектакль хәрәкәт, бию ягыннан сокландыра, рәссам хезмәтен дә бары тик уңай яктан гына бәяләп була. Тамашадан соң фикер алышканда: «Сәхнәдә әвәрә килгән артистлар өчен борчылдык, акробаттан ким түгелләр!» дигән сүзгә җитәкчеләр: «Безнең артистлар әзерлекле» дип канәгать елмаешты. Яшь режиссер Э. Гатауллин «Саранлыктан дәва» спектаклендәге декорацияләрне күчмә тамашалар кую өчен дә җайлаштырып әзерләүләрен искәртте, коллектив балалар учреждениеләрендә чыгыш ясарга да ниятли. Театрның баш режиссеры Ренат Әюпов укучысының иҗади хезмәтенә уңай бәя биргәннән соң, киләчәктә спектакльне камилләштерү зарурлыгын да әйтеп, киңәшләрен бирде. «Балалар өчен спектакль кую бик авыр. Балаларга куйганда бернинди ташлама була алмый. …Балалар өчен бөтен көчеңне, бөтен мәхәббәтеңне тупларга кирәк», – диде ул. Артистларның режиссер белән бер дулкында булуы, театр командасының күңел биреп эшләгән күмәк хезмәте сценарийның үзәк темасын һәм идеясен уңышлы үстереп спектакльне бермә-бер югарылыкка күтәрде. Саранлыкның нинди яман сыйфат икәнлеген, яшәгән җиребез өчен һәркайсыбыз җаваплы булуын балаларга аңлаешлы сөйләм теле, җыр теле, хәрәкәтләр теле белән бик оста тасвирладылар алар. Дөньяга балалар күзе белән карый белгән, күңелләрен яшь итеп саклаган шәхесләргә киләчәктә дә зәвыклы пьесалар, илһамлы иҗат һәм рәхмәтле тамашачы тулы заллар булуын телик.

Алсу Газтдинова, «Татарстан яшьләре»