“Мәхәббәт күгәрченнәре”

“Мәхәббәт күгәрченнәре”

Г.Кариев исемендәге татар яшьләр театры шактый вакыт “Әкият” курчак театры бинасында “фатирда” торганнан соң, элекке “Победа” кинотеатрының яңадан сипләнгән бинасына күчте. Театрның үз өендә тамашачыга күрсәткән беренче премьерасы – “Мәхәббәт күгәрченнәре” спектакле.

Владимир Гуркинның “Любовь и голуби” әсәрен татар теленә Хәбир Ибраһимов тәрҗемә иткән. Спектакльнең режиссеры – Ренат Әюпов, рәссамы – Иршат Азиханов, хормейстеры – Лилия Зәйнуллина, балетмейстеры – Нурбәк Батуллин, дизайнеры – Розалина Мусабирова. 

Режиссер һәм спектакльне әзерләүчеләр шактый авыр эшкә алынган. Чөнки  соңгы вакытта татар театрлары чит халыклар әсәрләрен кую белән мавыга дигән тәнкыйть фикерләре еш ишетелә; икенче яктан, рус телендәге һәм башка халык яшәешен чагылдыр­ган әсәрне татар тамашачының кабул итүенә ирешү кирәк. Шуны да искәртик: “Любовь и голуби” кинофильмы куелышы, танылган артистлар Александр Михайлов, Нина Дорошина тудырган образлар күп тамашачының хәтерендә сакланып, алар уены белән чагыштырып карауга китерә. Алкышларга караганда, зал тутырып утырган тамашачы спектакльне яратып кабул итте. Моның сәбәбе - коллективның бердәм булып эшләвендә. Әсәр эчтәлегенә салынган вакыйгаларның  таныш һәм якын булуы, гаилә-көнкүреш темасына багышланып, әдәп-әхлак мәсьәләләре куелуы, аны һәр заманда да кызыклы һәм актуаль итә. Әсәрнең тәрҗемә икәнлеге сизелми. Геройлар татарча исемнәр белән бирелгән, персонажларның эш-гамәлләре татарга хас сөйләм үзенчәлекләре белән баетылган. Режиссер уйлап тапкан мизансценалар һәм җырлар татар мохите тудыруга хезмәт итә. 

Спектакль нигезенә салынган вакыйгалар күпләргә таныш: күгәрченнәр үрчетү белән мавыгучы Васил (Илфат Камалиев), хатыны Надия (Фирүзә Зиннәтуллина), балалары Люция (Гөлназ Галимуллина), Ленар (Айнур Сафин), Лилия (Рузанна Хайбуллина), вакыты белән савыт-саба шалтырап алгаласа да, тыныч кына гомер кичерә. Әлеге гаиләдә үзара яратышу, аңлашу, бер-беренә булган тирән хөрмәт өстенлек итә. Авылдашына булышам дип, Васил тән җәрәхәте ала. Дәвалану өчен аны, ул хезмәт иткән Леспромхоздагы ике путевканың берсен биреп, санаторийгә җибәрәләр. Икенче путевка белән  кадрлар бүлегендә эшләүче Рәйсә Идрисовна ял итәргә килә. Аларның танышлыгы шактый җитди төс алып, Васил әүвәл  Рәйсә белән кушыла. Берникадәр вакыттан соң, хатасын аңлап Васил  гаиләсенә кайта, әмма, хатыны аны гафу итәргә әзер булса да, балалары, бигрәк тә улы кабул итми. Надия тәкъдиме белән ир прис­таньда яши башлый. Хатыны белән яшерен күрешүләре Василның өенә кайтуы, сагынышып өлгергән балаларының кочаклап күрешүләре белән тәмамлана.

Сюжетның комедиячел пафосын арттыруда, тамашачыга эмоциональ йогынты ясауда Р.Әюпов тәкъдим иткән мизан­сценалар мөһим урын алып тора. Гаилә белән әтиләреннән килгән СМСны уку күренеше – үзе бер тамаша: кечкенә генә эпизодта һәрберсенең характер сыйфаты, хис-кичереше уңышлы чагылыш таба. Васил белән Надия мөнәсәбәтен аңлауда эт оясына охшатып ясалган алачык янында аларның очрашу күренеше дә уңышлы. Ул бер-берсен сагынган ир белән хатынның кичерешләрен, теләкләрен тулырак тоемларга ярдәм итә. Ә инде Надиянең әлеге алачыкка арты белән кереп китүендә дәрте ташып торган хатынның күңел халәте чагыла. Әлеге күренеш “яратышучылар өчен шалаш та оҗмах” гыйбарәсенең яңача уйнатылуы булып тора.

Спектакль җыр-биюләргә дә бай булып, Лилия Зәйнуллина һәм Нурбәк Батуллинның уңышлы алымнары аны тагын да төрләндерә, мавыктыра, тамашачыга якынайта. Аеруча артистларның күмәк төстә күгәрченнәргә хас хәрәкәтләрне башкаруы, финалда ир-хатынның күгәрченнәр кебек “үбешүе” матур символик мәгънә ала. Гомумән, “Мәхәббәт күгәрченнәре” спектакле Г.Кариев исемендәге театр репертуарын төрләндереп җибәрде, җиңел, мавыктыргыч комедия яратучылар күңеленә хуш килде.

Автор: Әлфәт ЗАКИРҖАНОВ

Чыганак: "Мәдәни җомга" газетасы