Казанда Гүзәл Яхинаның “Дети мои” китабы тәкъдим ителәчәк

Казанда Гүзәл Яхинаның “Дети мои” китабы тәкъдим ителәчәк

2018 елның 6 июнендә 14:00 сәгатьтә Казан Ратушасында (К.Маркс ур. 33 йорт) Гүзәл Яхина “Дети мои” китабын тәкъдим итү кичәсе уздыра. 

Әлеге роман 2018 елда чыга. Язучы бу романны, бер яктан, тарихи һәм этнографик материал дип атый. Икенче яктан, әсәр гомумкешелек тарихы турында. “Тарихи һәм этнографик материал – ул тышкы катлам гына. Әгәр дә тирәнрәк карасаң, ул гомумкешелек тарихы. Зур тарих һәм зур немец мәдәнияте “кечкенә” генә кешедән “зур”, “лаеклы” кеше ясый. Шушы ике асыл “кечкенә” генә кешене “олы” итә”, - ди Гүзәл Яхина.

“Дети мои” китабын тәкъдим итү кичәсендә журналистлар һәм укучылар кызыксындырган сорауларын бирү һәм автор култамгасын алу мөмкинлеге алачык. 

Гүзәл Яхина - язучы, 1930нчы еллардагы кулак малын тарату турындагы “Зөләйха күзләрен ача” исемле тарихи роман авторы, "Большая книга" һәм "Ясная Поляна" премияләре лауреаты.