"Без туган бер җепкә бергә теркәлеп..."

Габдулла Кариев

Нурлат төбәгендә туып-үскән, яшәгән кеше өчен мәдәни тормышның һәрчак кайнап торуы һәм бу кайнарлыкның Казан белән бер сулышта булуы табигый хәл. Әле 3 майда гына Нурлат районы Кизләү авылында күренекле мәгърифәтче, дин галиме Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин истәлегенә фәнни-гамәли конференция уздырылды. Ә менә 8 майда бай тарихлы, борынгы Колбай Мораса авылы актер һәм режиссер, татар профессиональ театр труппасына нигез салучыларның берсе булган Габдулла Кариевның туган көне уңаеннан башкала кунакларын каршылады.

Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры әһелләре һәм Бөтендөнья татар конгрессының Казан шәһәре иҗтимагый оешмасы һәм Казандагы Нурлат «Якташлар» җәмгыяте вәкилләре Кариев музеен карадылар һәм бөек шәхеснең бюстына чәчәкләр салдылар. Быел Габдулла Кариевның тууына 132 ел булып, музейның ачылуына апрель аенда 30 ел тулды. Казан кунакларының Кариевны хөрмәтләп, аның туган җиренә, авылдашлары янына килүе — матур бер йолага әверелгән. Мораса туфрагы, бу музей бусагасы бик тә затлы, зыялы кунакларның килүләрен хәтерли. Марсель ага Сәлимҗанов, Шамил ага Зиннуров, Туфан ага Миңнуллиннарның кабат бу эзләрдән уза алмавы гына кызганыч... Кариевлар нәселенең дүртенче буын вәкиле, 2001 елдагы очрашуда чыгыш ясаган Разия апа Ногманова да инде бакыйлыкка күчте. Ә исәннәр кайтып хәл белүне үзләренә бер дәрәҗә дип саныйлар. Әнә быел да музейдагы очрашу авыл мәдәният йортына күчте.

Казан кунаклары Р.Шәрифнең «Бер мәхәббәт тарихы» спектаклен куйдылар. Залда ак яулыклы әби-апалар, өлкән яшьтәге агайлар, мәктәп яшендәге балалар да күп иде. Спектакльне яратып кабул иттеләр, өлкәннәрнең күзләрендә яшь тә елтырады. Русиянең атказанган һәм Татарстанның халык артисты Нуриәхмәт Сафин һәм Татарстанның атказанган артисткасы Халидә Сөнгатуллинага күп алкышлар насыйп булды. Нуриәхмәт ага үзе дә мәгънәле сүзләр әйтте: «Бу авылда театрны сөюче, аңлаучы халык яши. Башкача була да алмый! Кариевны биргән төбәк бит ул! Залдагы нәни дусларым, туган телебезне саклагыз, матур итеп шигырьләр сөйләгез, язучыларыбызның әсәрләрен укыгыз. Менә шул вакытта безнең театрларыбыз яшәр! Безнең өчен иң зур байлык — туган телебез».

2001 елның октябрендә Нурлатта бөек якташыбызның юбилеена багышлап уздырылган тантанада Марсель Хәкимҗан улы Сәлимҗанов әйткән сүзләр бүген дә васыять кебек яңгырый: «Татар әдәбияты — Тукайдан, татар музыка сәнгате — Сәйдәштән, татарның рәсем сәнгате Урманчедан башланса, театрның чишмә башы — Кариевта. Бу олуг шәхеснең исеме 115 елдан соң да аның туган авылында шулай зурлап искә алына, музее яңартыла икән, бу бик тә шатлыклы хәл. Татар халкы өчен бик тә кадерле бу кешенең якты хатирәсен 200 елдан соң да шулай хөрмәтләсеннәр», — дигән ул. Бу очрашудан соң да 17 ел үткән инде. Нурлат тарихында олуг остазның сүзләре генә түгел, үзе турында да якты хатирә яши. Казан юлыннан шәһәргә килеп кергәндә Габдулла Кариев исемендәге яңа урам каршылый, шул юнәлештә үзәккә таба юл тотсаң — Марсель Сәлимҗанов урамы белән очрашасың.

Милли театр сәнгатебез белән Нурлат менә шундый туганлыкта яши.

Автор: Алсу ГАЗТДИНОВА

Чыганак: "Татарстан яшьләре" газетасы