Кариев театры Яшел Үзәндә иҗади сәфәрдә 

Кариев театры Яшел Үзәндә иҗади сәфәрдә 

8 июньдә Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры Яшел үзән районында иҗади сәфәрдә булды. Яшел Үзән районында, районның Раифа җирлеге, Әйшә авылында балаларга Х.Ибраһим пьесасы буенча  куелган “Ак Барс маҗаралары”  спектакле тәкъдим ителде. 

"Ак Барс маҗаралары" әкияте - дуслык, рух ныклыгы һәм көтелмәгән җиңүләр турында. Куркак Куянны  мәктәптә кыерсыталар, шуңа аны Мырау боксер ясарга уйлый. Аңа Ак Барс, Янут ярдәм итә.  Бик күп тырышканнан соң, Куян куркактан чын боксчыга әверелә.  Спектакль аша балалар спорт белән шөгыльләнергә, максатларга ирешергә, дусларга таяныч була белергә өйрәнә.