Футбол җанатарлары Кариев театрында булды

14 июньнән алып 14 июльгә кадәр, 2018 елның футбол буенча дөнья Чемпионаты вакытында, Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры иң популяр спектакльләрен күрсәтә. 
16 июнь көнне, футбол чемпионатында Франция командасы җиңүеннән соң, егерме француз җанатары Кариев театрында узган “Мәхәббәт күгәрченнәре” спектаклен карарга килде. Алар белән бергә тамашаны фин татарлары да үз итте. 
Бу көннәрдә Казан халкы һәм кунаклар 30-нчы сезон премьераларын һәм иң популяр спектакльләрне күрә алачак.