Илдар Әхмәдуллин - Сабантуй батыры

Илдар Әхмәдуллин - Сабантуй батыры

Кичә Әтнә районында XI Театраль Сабантуй - 2018 үткәрелде. Г.Кариев исемендәге исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театры унберенче тапкыр оештырылган бәйрәмдә республиканың 12 дәүләт театры вәкилләре белән берлектә катнашты. 

Театраль Сабантуйның төп бизәге - милли көрәш артистлар арасында 3 авырлык категориясендә үткәрелде. Кариевлылар быел да сынатмады – Илдар Әхмәдуллин һәм Илфат Гибадуллин көрәштә катнашып, призлы урыннар яулады. Яшь артистыбыз Илфат икенче урын яулады. Сабантуйның баш батыры булып исә Илдар Әхмәдуллин танылды. Җиңүчегә, тәкәдән кала, ТР Президенты бүләге - автомобиль тапшырылды.