Татар дәүләт театрлары быелгы театр сезонына йомгак ясады

Татар театрларының быелгы сезоны: премьералар, гастрольләр һәм тамашачы

28 июньдә татар дәүләт театрлары “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә быелгы театр сезонына йомгак ясадылар.

Матбугат чарасында Кариев театры директоры Мансур Ярмиев, Камал театры вәкиле, театр белгече Нияз Игъламов, Әлмәт театры директоры Фәридә Исмәгыйлева, Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов һәм катнашты.

Мансур Ярмиев Кариев театрының яңа бинага күчүен ассызыклап үтте. “Бу сезонда 28 мең тамашачы 278 спектакль карады. Хәйрия спектакльләре куеп, 15 мең тамашачыга бушлай хезмәт күрсәттек. Без труппаны өчкә бүлеп эшлибез: аның берсе стационарда куйса, икенчесе – мәктәпләрдә, балалар бакчаларында күрсәтә, өченчесе гастрольләргә йөри. Стационарда эшләргә өйрәнеп кенә киләбез. Безнең сезоныбыз ябылмый”, - диде ул. Мансур Ярмиев Кариев театрында “Алтын битлек” милли театр премиясе лауреаты Нурбәк Батулла эшләвен дә горурланып әйтеп үтте.

Чыганак: "Татар-информ"