Кариевлылар театрга нигез салган Фәрит Хәбибуллин каберен зиярат кылды

Бүген, 29 июнь, Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры коллективы күренекле татар җәмәгать эшлеклесе, Татар милли хәрәкәте башында торучыларның берсе, Татар яшь тамашачы театрына нигез салучы, аның беренче директоры һәм режиссеры, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Фәрит Хәбибуллин (31 май 1941- 27 декабрь 2007) каберен зиярат итте. Кариевлылар аның рухына дога кылдылар, каберенә чәчәкләр салдылар.

Фәрит Әхмәтҗан улы Хәбибуллин  1941  елның 31 маенда Камчаткада, Усть-Камчатский районының Козыревское авылында туа. 1967-1978 елларда Тубыл һәм Сембер рус театрларында актер. 1978-1985 елларда Республика татар күчмә театрында режиссер. 1985 елда аның тәкъдиме белән, Халык мәгарифе министрлыгы каршында татар театр студиясен ачуга әзерлек эшләре башлана.1988 елда Ф.Ә.Хәбибуллин үзенең татар яш тамашачы театры булдыру турындагы хыялын тормышка ашыра һәм Театр-студиядә беренче спектаклен сәхнәгә куя. 1991 елда әлеге студия “Казан татар дәүләт яшь тамашачылар театры” дигән исем ала.
2007 елның 27 декабрендә вафат.