"Алмачуар"

"Алмачуар"

Әлеге спектакль Г. Ибраһимовның әсәренә нигезләнеп язылган. Анда бер үк вакытта өч төрле тормыш күрсәтелә: атлар, кешеләр, бүреләр тормышы һәм кешеләрнең табигатькә карашы.

Киң далада яшь колын дөньяга килә. Аның туган көне Закир исемле малай өчен иң зур бәйрәм һәм  көтеп алган бүләк була.  Чөнки хәзер аның да үз колыны булачак. Ул яшь колынга сокланып туя алмый. Закир аны тәрбияли,  ашата, бүреләрдән саклый. Малай, колынны үзенең дусты дип саный һәм аңа Алмачуар дип исем куша. Малай Алмачуарны чабышкы ат булыр дип хыяллана. Чынлап та, ул асыл сөякле гәүдәсен ничек матур итеп йөртә!

Күпмедер вакыт үтә. Көтүдә Закир атлар арасында ярыш үткәрә. Алмачуар да алар арасында була.  Атлар чабышып йөргәндә, аларга бүреләр ташлана. Алмачуар яралана. Ләкин бүре ярасыннан Алмачуар тиз төзәлә. Ул хәхзер сизгер һәм бик елгыр атка әйләнә. Закир Алмачуарны Сабантуй ярышына әзерли башлый. Хәзер аңа печәннең дә корысын гына бирәләр, бүлеп-бүлеп солы салалар, азлап-азлап кына су эчерәләр. Асыл сөякле булган Алмачуар көннән-көн чибәрләнә. Ял, койрык ефәкләнеп, дулкынланып тора. Эч, каеш белән тарттырылган кебек нечкәреп, тип-тигез булып эчкә кергән. Буе тагын да озыная төшкән. Аяк атлаулары шундый җиңел, әйтерсең лә җирдән итүгел, ә күзгә күренми торган канатлары белән очып кына бара. 

Алмачуар яшь биягә күз төшерә. Ләкин Закир яшь  бияне Алмачуар янына җибәрми, чөнки бия Алмачуарны  Сабантуйга әзерләргә комачаулар иде.

Менә түземсезлек белән көткән Сабантуй да килеп җитә. Бар авыл халкы тамашаны карарга җыелган.  Ата-анасының сүзләренә каршы килгән Закир да Алмачуарны алып, ат чабышына качып чыгып китә. 

Күптән көткән ярыш башлана. Алмачуар закирның балачак хыялын чынга ашыра – алар беренче килә. Шатлыгы эченә сыймаган закир, Алмачуарны онытып иптәшләре белән күңел ачарга китә. Ә Яшь чабышкы ярышта югалткан көчен кайтара алмый, үлем түшәгенә егыла. Закир зур фаҗигане кюүреп, үзенең нинди ялгышлык җибәргәнен аңлый, әмма инде соң була. 

Спектакльдә бер үк вакытта өч төрле тормыш күрсәтелә: атлар, кешеләр, бүреләр тормышы һәм кешеләрнең табигатькә карашы.
“Алмачуар” бер сулышта карала. Спектакльнең сәнгати образы һәм артистлар ансамбле уены, “һәр җан иясе өчен – дөнья бер”, - дигән уйга инандыра. 

Спектакльдә каралган тема актуаль: табигатьне сакларга кирәк! Аны уйламыйча гына эксплуатацияләү – фаҗигагә китерә!  Спектакль авторлары Закирны акламыйлар, чөнки иң изге максатка да алай ирешергә ярамый. “без үзебезгә ияләштергән җан ияләре өчен җаваплы”, – дигән Экзюпери. Әгәр дә Закир бераз игътибарлырак булса, Алмачуар да үлмәгән булыр иде. Һәм алар киләчәктә бергәләп бик күп Сабантуйларда катнашкан булырлар иде. 
 

Режиссёр:
Жанр: