Кариев театры берьюлы ике премьерага әзерләнә

Кариев театры берьюлы ике премьерага әзерләнә

Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында чираттагы премьераларга әзерлек башланды. Бу көннәрдә театр “Юлдаш юл билгеләре илендә” (Д.Панина, Б.Бәдриев, тәрҗ. Х.Уразова) пьесасын укуга кереште. Спектакльнең режиссеры — Эльдар Гатауллин. Тамаша ЮХИДИ идарәсе белән берлектә әзерләнә. 

Шулай ук З.Хөсниярның "Ут чәчәге" әсәре буенча куелачак спектакленә әзерлекләр бара. Артистлар әсәрнең текстын уку процессында. Спектакльнең режиссеры – Татарстанның атказанган артисты Илфат Камалиев. Тамаша Наркотикларга каршы көрәш идарәсе белән берлектә тормышка ашырыла.