Зинәтуллина Фирүзә Шәрипҗан кызы

Зинәтуллина Фирүзә Шәрипҗан кызы

Татарстанның атказанган артисты (2009 ел).

1968 елның 18 мартында Пермь өлкәсе Барда районы Күвья авылында туа.

1995 елда Казан театр училищесын тәмамлый.

2018 елда Казан (Идел буе) федераль университетын тәмамлый.

Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында 1995 елның апреленнән эшли.

Рольләре:

-    Җамал – “Сандугачлар килгән безгә” ( И.Юзеев, 1989 ел); 
-    Шүрәле – “Тозакка төшкән аучы” (Н.Дәүли, 1989); 
-    Мәфтуха – “Үги кыз” (Ә.Әхмәт, 1990); 
-    Зөбәрҗәт – “Уеннан уймак” (Ш.Зәйни, 1990); 
-    Куян – “Кадерне белмәүче бурсык” (Н.Новосельская, Ә.Камал тәрҗ., 1992); 
-    Луиза, Лилия – “Хыялдагы дөнья” (Ф.Галиев. 1993); 
-    Көрән – “Керпе малае дуслар эзли” (Р.Корбан, 1995); 
-    Масса – “Башмагым” (Т.Гыйззәт, 1995); 
-    Зәйтүнә, Шәфкать туташы – “Тайгак кичү” (И.Сәләхов, инс.Ф.Галиев, 1996); 
-    Зәйтүнә – “Үп мине, Зәйтүнә” (Н.Кәримова, 1996);
-    Нәфисә – “Яшен чаткысы” (Ш.Сарымсаков. 1996); 
-    Маша – “Әй. Син, исәнме?” (Г.мамлин, тәрҗ. С.Шәкүрова, 1997);
-    Клавдия Васильевна – «Шау-шулы көн” (В.Розов, Ә.Хәйри тәрҗ, 1997);
-    Убырлы, Кар кызы – “Мисс Убырлы” (Ф.юГалиев, 1997); 
-    Света – “Түбә” (А.Галин, 1998); 
-    Тузан бөртеге – “Кояш нуры” (А.Попеску, 1998); 
-    Валя – “Кызлар-йолдызлар” (Н.Рәкыйпов, Ф.Хәбибуллин инс., 1998); 
-    Акмаңгай – “Борын-борын заманда” (Аманулла, 1999);
-    Сөмбелә – “Мәхәббәт өчпочмагы” (Ф.Галиев. 1999): 
-    Табиб – “Босния хатыннары” (Н.Араз, Р.Мөхәммәтдинов тәрҗ., 1999); 
-    Нурия Дәүләтова – “Дөреслекме бу?” (И.Бикбулатова, 1999); 
-    Сандугач, Кыз – “Хикмәт бабай хикмәтләре” (А.Гаделшин, 2000); 
-    Гхзәл, Шүрәле анасы – “Шүрәлеләр ни атлы?” (Г.Гыйльманов, 2000);
-    Һомай ана – “Кар кызының бәхете” (Г.Гыйльманов, 2000);
-    Җенлебикә – “Гүзәл Аппаксылу” (Р.Сәгъди, 2001); 
-    Эльмира – “Тартюф” (Ж.-Б.Мольер, Н.Исәнбәт тәрҗ. 2001); 
-    Алсу – “Узма яшьлек заяга” (Ф.Галиев, 2002);
-    Убырлы – “Светофорда кунакта” (Аманулла, 2002); 
-    Алтынбәкнең дус егете – “Алтынбәк һәм Су кызы” (М.Гыйләҗев, 2002); 
-    Земфира – “32 нче март” (Р.Садриев, М.Сафин, 2002); 
-    Бай хатыны – “Тапкыр егет” (Д.Аппакова, 2003); 
-    Тавык – “Килмешәк” (Х.Ибраһим, 2003); 
-    Ат, Бүре баласы – “Алмачуар” (Ф.Галиев, 2004);
-    Карга – “Кар иле патшабикәсе” (Е.Шварц, 2004); 
-    Җомабикә – “Кыю кызлар” (Т.Гыйззәт, 2004); 
-    Тәмлетамак – “Гашыйк буласым килә” (Т.Миңнуллин, 2005); 
-    Кыз – “Сержант” (И.Сираҗи, 2005); 
-    Ләйлә – “Амазонка һәм Айдар” (И.Зәйниев, 2006); 
-    Ана. Шәфкать туташы – “Печән базары” (Р.Әюпов, 2006); 
-    Массовка – “Король Лир” (У.Шекспир, Н.Исәнбәт тәрҗ., 2006); 
-    Массовка – “Серле балдак маҗаралары” (М.Закирова. 2006); 
-    Чегән, Җил – “Алхимик” (П.Коэльо, 2007); 
-    Зөләйха – “Йосыф-Зөләйха” (К.Гали, Н.Гайнетдин инс., 2007); 
-    Бүре – “Урман клаб” (И.Зәйниев, 2007); 
-    Әсмабикә (Р.Ваһаповның әнисе) – “Умырзая” (Р.Харис, 2008); 
-    Убырлы карчык – “Кышкы әкият” (Ш.Фәрхетдинов, 2008); 
-    Люция, официантка – “Ир, егет, чмбәркәй һәм тәрәзә” (2008); 
-    Кәҗә, Бәти – “Бүре Кәҗә” (Р.Корбан, 2008); 
-    Акбиби – “Ничек миллионер булырга?” (М.Гыйләҗев, 2009); 
-    Галимәбану – “Галиябану” (М.Фәйзи. 2009); 
-    Миңнури – “Улыбыз өйләнә, без аерылышабыз” (И.Юзеев, 2010); 
-    Су анасы – “Илдус Windows» (Р.Харис, 2010);
-    Сәрия – “Нигез ташлары” (Т.Миңнуллин, 2012); 
-    Куян – “Ак Барс маҗаралары” (Х.Ибраһим, 2012); 
-    Эт – “Супер Светофор” (Аманулла, 2013);  
-    Ирада Тибальдовна – “Әйдә барыйк. Кызлар карыйк” (Р.Вәлиев, 2013); 
-    Луиза Ибәтовна – “Казан ятиме” (Р.Зәйдулла, 2014); 
-    Сөт анасы – “Айрыз батыр” (Р.Зәйдулла, 2015);
-    Марго – “Артист” (Р.Зәйдулла, 2016); 
-    Гөлсирин – “Гашыйклар утравы” (Р.Сәгъди, 2016);
-    Нурзадә Мөбәрәковна – “Супер кияү” (Т.Миңнуллин, 2017).