“Ничек миллионер булырга?”

“Ничек миллионер булырга?”

Вахит белән Руфинә бер-берсенә гашыйк парлар. Алар үзләренең булачак туйлары турында сөйләшәләр. Руфинә туйны бай әтисе хисабына үткәрергә уйлый, туйдан соң әтисе бүләк иткән өч бүлмәле фатирда яшәячәкләрен  әйтә.  Кечкенәдән ятим калып интернатта үскән Вахит аның белән килешми, туйдан соң “хрущевка”дагы үз бүлмәсендә яшәүләрен тели. Ул бар нәрсәгә үз тырышлыгы белән ирешергә тели.  Гашыйклар бер-берсен аңлаша алмыйча, уртак фикергә килә алмыйча аерылышалар. 

Вакыйга Казан шәһәрендә һәм Никкилдем авылында бара. Бер заман йөзъяшәр Алмабану исеменә Америкадан хат килеп төшә. Аны Алмабануның туганы 170 яшьлек миллионерша Гайния Клаус язган була. Хатында ул Казан губернасында революциягә кадәр затлы, бай ике гаилә – Муллануровлар һәм Имаевларның яшәве турында яза. Муллануровлар нәселендә бик таза, матур ир балалар туа торган була. Ә Имаевлар нәселенең хатын-кызлары искиткеч чибәр булалар. Шушы ике нәсел бергә кушылу турында хыяллана. Ләкин, 1918 ел революциясе вакытында гаиләләр арасындагы дуслык җепләре өзелә. Һәм менә бүгенге көн килеп җитү – күптәнге хыялны  тормышка ашырырга мөмкинчелек тудыра: Гайния Клаус-Мулланурова хатында үзенең борынгы бабаларының хыялын тормышка ашырырга теләвен, Иманаевлар нәселеннән булган кыз-кәләш эзләвен, яшьләр кавышкан очракта аларга миллион сум акча бүләк итәчәге турында хәбәр итә. 

Менә шушы хәбәрдән соң башлана инде Никкилдем авылындагы көлкеле хәлләр.
 

Режиссёр:
Жанр: