"Печән базары"

"Печән базары"

Режиссер бу спектакль белән Тукай тормышының полифоник картинасын ачып сала. Шагыйрьнең язмышы һәм әсәрләре аша тормышның күпкырлы пространствосын төзи. Әсәр хроник характерда түгел – автор шагыйрь тормышының соңгы чорын сайлаган, элекке еллар хатирәләр аша гына яңартыла. Тукайны өч халәттә: кечкенә Апуш, яшь һәм сау Тукай, авыру Тукай. Спектакль Апушны сатып җибәргән шау-шулы Печән базарын да, «Сәйяр» труппасы артистлары белән очрашуларны да, шагыйрьнең җа ны чыккан Клячкин хастаханәсен дә колачлый. Картиналар Тукайның поэмалары һәм шигырьләреннән, музыкадан, биюләрдән, шагыйрьнең замандашларының истәлекләреннән төзелгән. Күләмле һәм мавыктыргыч театраль полотно, тирән психологик образлар, Тукай образының традицион булмаган чишелеше тамашачыны шагыйрь яшәгән заман мөхитенә бөтереп алып керә.

Режиссёр:
Жанр: