"Зәйтүнәкәй"

"Зәйтүнәкәй"

«Зәйтүнәкәй» – бөек шагыйрнең фаҗигале һәм соңгы мәхәббәте турында бәян итүче спектакль. Зәйтүнә һәм Тукай бер-берсенә бер күрүдә гашыйк булалар. Ләкин аңа үлеп гашыйк булган Зәйтүнәнең эзәрлекләүләренә карамастан, үзенең куркыныч авыруы турында белгән Тукай бу мәхәббәттән качарга тырыша. Авыруның соңгы стадиясе якынлашканын сизгән Тукай үзенең сөйгәненнән аны ташлавын, азат итүен үтенә, һәм шулай итеп, үзе дә шушы мәхәббәттән арынырга тели.  Алар арасында авыр сөйләшү була һәм гашыйклар мәҗбүри рәвештә саубуллашалар. Тукай "Мин сезне яратмыйм, Зәйтүнә туташ!" дияргә мәҗбүр була. Зәйтүнә исә аңа: "Тугры Тукайның соңгы һәм бердәнбер ялганы", - дип җавап бирә. 

Режиссёр:
Жанр: