Кариев театры дөньякүләм конкурста катнаша

“Белем җәүһәрләре”

Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры  IX Дөньякүләм "Белем җәүһәрләре" бәйгесендә катнаша. Узган ел Кариев театры "Тематик ресурс - иҗади җәүһәр" номинациясендә призлы урын алды. 

“Белем җәүһәрләре” — Татнеттагы интернет-проектлар һәм аларның веб-сәхифәләре бәйгесе. Бәйге татар телендә ясалган, фән, мәгариф һәм мәдәният өлкәләре белән бәйле интернет-ресурсларны барлау, аларны дөньяга таныту, әлеге ресурс авторларына ярдәм күрсәтү максатыннан оештырылып үткәрелә.

Конкурс турында тулырак: http://konkurs.belem.ru