Гүзәл Сәгыйтованы Кариев театры коллективына тәкъдим иттеләр

Гүзәл Сәгыйтованы Кариев театры коллективына тәкъдим иттеләр

Бүген Гүзәл Сәгыйтова рәсми рәвештә Габдулла Кариев исемендәге татар дәүләт яшь тамашачы театры директоры вазифасына кереште. Яңа җитәкчене, театр труппасы белән очрашып, Татарстан Республикасы мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова тәкъдим итте. 

Театр бинасында узган чарада Гүзәл Сәгыйтова Кариев театры өчен яңа проектлар әзерләвен, киләчәктә аларны чынга ашырырга тырышачагын әйтте.

“Миңа театр дөньясы чит түгел, чөнки “Мәдәният дөньясында” дигән тапшыру алып бардым. Студиягә кунакка театр артистларын, сәнгать әһелләрен чакыра идем. Театрны бик яратам, хәзер тагын да ялкынланып эшләргә телим. Төрле вакыйгалар булырга мөмкин, ләкин бер-беребезне ишетергә һәм тыңларга өйрәнсәк иде. Минем хәзер сезгә зур вәгъдәләр бирәсем килми, ләкин тырышырга сүз бирәм. Яңа проектларым бар, тик аларны әйтергә иртәрәк. Хәзер иң беренче эш итеп театр коллективы белән таныша башлаячакмын. Мине кабул итсәгез бик шат булыр идем”, - диде ул.

"Кариев театры өчен зур тарихи вакыйгалар күп булды. Беренчедән, театр бинасы ачылу. Икенчедән, иҗади коллективыгызга яңа җитәкче килде. Татар яшь тамашачы театрының республика театр сәнгатендә тоткан урыны зур. Театр безнең телебезне, милләтебезне яшәтә. Бу хакта һәрдаим Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әйтә килә. Кариев театрына алга таба да тугры тамашачыларын яңа премьералар белән шатландырып торырга язсын. Тамаша залларыгыз тулып торсын һәм театр мәңге яшәсен. Гүзәл Сәгыйтова белән сез барыгыз да таныш, чөнки ул “Татарстан — Яңа гасыр” телерадиокомпаниясендә тапшырулар алып баручы һәм редактор булып эшләде. “Калеб” иҗат берләшмәсенә нигез салучыларның берсе, шуңа күрә яшьләр белән эшләү тәҗрибәсе бар. Ул яңа исемнәр ачты, яшьләргә үз тамашачысын табарга булышты, татар яшьләрен бергә туплады. Һәрвакыт креатив идеяләр уйлап таба, шуның өчен зур рәхмәт сүзләрен җиткерәбез. Исән-сау булыгыз, эшегездә уңышлар телибез”, - диде ул.

Тантаналы чара Кариев театры бинасында узды. Яңа җитәкчене тәкъдим итү җыелышына  Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры директоры Илфир Якупов һәм әлеге театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев та килгән иде.

Кариев театрының баш режиссеры да Ренат Әюпов та үзенең теләкләрен әйтте. “Уңышлар телим, Гүзәл күптәннән безнең кеше. Матур эшләргә язсын, театр труппасын яратуын телим. Бер команда булып эшләсәк, зур уңышларга ирешербез. Рәхим ит, төпле аягың белән", - диде ул.

Автор: Ләйлә Хәкимова
Чыганак: "Татар-информ"