Кәлимуллина Алия Габделфәт кызы

Кәлимуллина Алия Габделфәт кызы

Татарстан Республикасының атказанган артисты (2012 ел). 

Татарстан Республикасы Театр әһелләре берлеге әгъзасы.

1976 елның 10 маенда Татарстан Республикасының Кукмара районы Төркәш авылында туа.

1995 елда Казан театр училищесын тәмамлый.

2018 елда Казан (Идел буе) федераль университетын тәмамлый.

Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында 1995 елның маеннан эшли.

“Ел хатын-кызы” конкурсының  “Хатын-кыз – мәдәният һәм рухият” номинациясендә җиңүче (2009 ел); Татарстанның атказанган артисты (2012 ел), “Иң яхшы эпизодик роль» номинациясендә “Тантана” театр фестивале лауреаты (“Артист” (Р.Зәйдулла) спектаклендә  әби ролен башкарганы өчен) (2017 ел).

Рольләре:

- Куян – «Тозакка төшкән аучы» (Н.Дәүли, 1995); 
- Мәфтуха – «Үги кыз» (Ә.Әхмәт, 1995); 
- Гөлфинә – «Уеннан уймак» (Ш.Зәйни, 1995); 
- Гөлнур – «Хыялдагы дөнья» (Ф.Галиев, 1995); 
- Көрән, Тиен, Куян, Түләнтәй – «Керпе малае дуслар эзли» (Р.Корбан, 1995); 
- Гыйлми, Нәсимә – «Башмагым» (Т.Гыйззәт, 1995); 
- Зәйтүнә – «Тайгак кичү» (И.Сәлахов, Ф.Галиев инс., 1996); 
- Зәйтүнә – “Үп мине, Зәйтүнә” (Н.Кәримова, 1996); 
- Эльмира – Яшен чаткысы” (Ш.Сарымсаков, 1996); 
- Убырлы – «Мисс Убырлы» (Ф.Галиев, 1997); 
- Фира – “Шау-шулы көн” (В.Розов, Ә.Хәйри, 1997); 
- Муфф – “Кояш нуры” (А.Попеску, Р.Яппарова тәрҗ, 1998); 
- Себрова - «Кызлар-йолдызлар» (Ш.Рәкыйпов, Ф.Хәбибуллин инс., 1998); 
- Таня – “Дөреслекме бу?” (И.Бикбулатова, 1999); 
- Разыя – “Мәхәббәт өчпочмагы” (Ф.Галиев, 1999); 
- Әче тел – “Борын-борын заманда” (Аманулла, 1999); 
- Кыз – “Хикмәт бабай хикмәтләре” (А.Гаделшин, 2000); 
- Шүрәле малае - «Шүрәлеләр ни атлы?» (Г.Гыйльманов, 2000); 
- Иштәр карчык – “Кар кызының бәхете” (Г.Гыйлманов, 2000); 
- Дорина – «Тартюф» (Җ.-Б.Мольер Н.Исәнбәт тәрҗ., 2001); 
- Зөһрә, Шүрәле – “Тапкыр егет” (Д.Аппакова, 2003); 
- Демони – «Гүзәл Аппаксылу» (Р.Сәгъди, 2001); 
- Убырлы – “Светофорда кунакта” (Аманулла, 2002); 
- Рәсимә – “Узма яшьлек заяга” (Ф.Галиев, 2002); 
- Мияубикә  – «32 нче март» (Р.Садриев, М.Сафин, 2002); 
- Кондыз, Су анасы – “Алтынбәк һәм Су кызы” (М.Гыйләҗев, 2002); 
- Чәчәк – «Сак-Сок» (Р.Батулла, 2003); 
- Саҗидә – “Диләфрүзгә дүрт кияү” (Т.Миңнуллин, 2003); 
- Маймыл – “Иске курчакларда Яңа ел” (Р.Сәгъди, 2003); 
- Гайшә – «Кыю кызлар» (Т.Гыйззәт, 2004); 
- Чеби – “Килмешәк” (Х.Ибраһим, 2004); 
- Яшь бия – “Алмачуар” (Ф.Галиев, 2004);  
- Герда – “Кар иле патшабикәсе” (Е.Шварц, 2004); 
- Кыз – «Сержант» (И.Сираҗи, 2005); 
- Чарли – “Гашыйк буласым килә” (Т.Миңнуллин, 2005);  
- Һинд кызы – “Серле балдак маҗаралары” (М.Закирова, 2006); 
- Су анасы – «Печән базары» (Р.Аюпов, 2006); 
- Хезмәтче кыз – «Король Лир» (У.Шекспир, 2006); 
- Әминә – “Җырларым” (Ф.Галиев, 2006); 
- Фәридә – “Амазонкка һәм Айдар” (И.Зәйниев, 2006); 
- Чегән кызы, Җил, Бәрән – “Алхимик” (П.Коэльо, 2007); 
- Динә – «Йосыф-Зөләйха» (К.Гали, Н.Гайнетдин инс., 2007); 
- Кети-кети – “Урман клаб” (И.Зәйниев, 2007); 
- Сөт сатучы хатын – “Умырзая” (Р.Харис, 2008); 
- 2 нче Бәти  – “ Бүре һәм Кәҗә” (Р.Корбан, 2008); 
- Ала карга – “Кышкы әкият” (Ш.Фәрхетдинов, 2008); 
- Сара - «Ничек миллионер булырга?» (М.Гыйләҗев, 2009); 
- Бәдига карчык, Нәгыймә – «Галиябану» (М.Фәйзи, 2009); 
- Биембикә – “Җиде кыз” (Н.Исәнбәт, 2011); 
- Сафура – “Зәйтүнәкәй” (Р.Батулла, 2011); 
- Ак Барс, Енот – “Ак Барс маҗаралары” (Х.Ибраһим, 2012); 
- Апуш – “Әйт әле, күбәләк” (Т.Миңнуллин, 2014); 
- Сөт анасы – “Айрыз батыр” (Р.Зәйдулла, Р.Әюпов, 2015); 
- Сәмидә – “Кичер мине, әнкәй” (РБатулла, 2015); 
- Кубызчы, Әби – “Артист” (Р.Зәйдулла, 2016); 
- Хәдичә – “Супер кияү” (Т.Миңнуллин, 2017); 
- Пелегрина – “Куян Эдвардның гаҗәеп маҗаралары”, 2017).