Камалиев Илфат Дамир улы

Камалиев Илфат Дамир улы

Татарстанның атказанган артисты (2008).

Театр әһелләре берлеге әгъзасы.

1973 елның 6 гыйнварында Татарстан Республикасының Биектау районы Дөбьяз авылында туа.

1990 нчы елда Казан театр училищесына укырга керә.

1991-1993 елларда Армия сафларында хезмәт итә. 1994 елда Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрына урнаша һәм Казан театр училищесында укуын дәвам итә.

Училищены 1996 елда тәмамлагач Яр Чаллы театрына эшкә китә. Шунда эшләгәндә 2001 елда читтән торып Мәскәүдәге Щукин исемендәге Югары театр училищесын тәмамлый.

2002 елда кабат Кариев театрында эшли башлый.

Рольләре:

- Шүрәле – «Тозакка төшкән аучы» (Н.Дәүли, 1995); 
- Тайфур – «Уеннан уймак» (Ш.Зәйни, 1995); 
- Бүре – «Кадерне белмәүче бурсык» (Н.Новосельская, Ә.Камал тәрҗ, 1995); 
- Сәфәр – «Хыялдагы дөнья» (Ф.Галиев, 1995); 
Фердинанд – “Мәкер һәм мәхәббәт” (Ф.Шиллер, 1994); 
Альфред – “Кырларым-тугайларым” (Т.Миңнуллин, 1994); 
- Асан – «Оят төне» (Б.Мукаев, Н.Сафин тәрҗ., 1995); 
- Галимҗан, Галимҗанның дусты – “Башмагым” (Т.Гыйззәт, 1995); 
- Төлке, Куян – «Керпе малае дуслар эзли» (Р.Корбан, 1995); 
- Ибраһим – «Тайгак кичү» (И.Сәлахов, Ф.Галиев инс., 1996); 
- Шайтан – “Үп мине, Зәйтүнә” (Н.Кәримова, 1996); 
- Бүретдин – «Мисс Убырлы» (Ф.Галиев, 1997); 
- Сорытүш  – «32 нче март» (Р.Садриев, М.Сафин, 2002); 
- Тукчабәк – “Алтынбәк һәм Су кызы” (М.Гыйләҗев, 2002); 
- Исмәгыйль – “Диләфрүзгә дүрт кияү” (Т.Миңнуллин, 2003); 
- Ат - “Иске курчакларда Яңа ел” (Р.Сәгъди, 2003); 
- Шүрәле – “Тапкыр егет” (Д.Аппакова, 2003); 
- Албасты – «Сак-Сок» (Р.Батулла, 2003); 
- Күркә – “Килмешәк” (Х.Ибраһим, 2004); 
- Күрше – “Бичаракай” (Р.Батулла, 2004); 
- Өлкән бүре  – “Алмачуар” (Ф.Галиев, 2004); 
- Шаһиморат – «Кыю кызлар» (Т.Гыйззәт, 2004); 
- Король – “Кар иле патшабикәсе” (Е.Шварц, 2004); 
- Газинур Гафиятуллин – «Сержант» (И.Сираҗи, 2005);  
- Сарбай – “Гашыйк буласым килә” (Т.Миңнуллин, 2005);  
- Вәзир – “Серле балдак маҗаралары” (М.Закирова, 2006); 
- Ак Тукай – «Печән базары» (Р.Аюпов, 2006); 
- Икенче егет – “Җырларым” (Ф.Галиев, 2006); 
- Зөлфәт – “Амазонка һәм Айдар” (И.Зәйниев, 2006); 
- Корнуол – «Король Лир» (У.Шекспир, 2006); 
- Чегән, Җил, Сәяхәтче – “Алхимик” (П.Коэльо, 2007); 
- Раул – «Йосыф-Зөләйха» (К.Гали, Н.Гайнетдин инс., 2007); 
- Атауллин, Абдуллин – “Умырзая” (Р.Харис, 2008); 
- Фарук Дәүләтович – “Ир, егет, чибәркәй һәм тәрәзә” (Люкс № 13)”(Рей Куни, Х.Ибраһим тәрҗ., 2008); 
- Аю – “ Бүре һәм Кәҗә” (Р.Корбан, 2008); 
- Кыш бабай – “Кышкы әкият” (Ш.Фәрхетдинов, 2008); 
- Тимерташ – «Ничек миллионер булырга?» (М.Гыйләҗев, 2009); 
- Сибгат, Исмәгыйль - «Галиябану» (М.Фәйзи, 2009); 
- Кәрим бай - «Башмагым» (Т.Гыйззәт, 2010); 
- Барабанчы – “Җиде кыз” (Н.Исәнбәт, 2011); 
- Петруччо – “Тискәрегә авызлык” (У.Шекспир, П.Мелкова, Зөлфәт тәрҗ., 2011); 
- Хәмит - «Нигез ташлары» (Т.Миңнуллин, 2012); 
- Аю – “Ак Барс маҗаралары” (Х.Ибраһим, 2012); 
- Мөхәммәд (Дедал) – “Казан ятиме” (Р.Зәйдулла, 2014); 
- Гунеш – “Айрыз батыр” (Р.Әюпов, Р.Зәйдулла, 2015); 
- Кирам – “Кичер мине, әнкәй” (Р.Батулла, 2015); 
- Тукай – “Зәйтүнәкәй” (Р.Батулла, 2015); 
- Ислам – “Артист” (Р.Зәйдулла, 2016); 
- Генерал Исмаилов – “Гашыйклар утравы” (Р.Сәгъди, 2016).