Сезон ачылу уңаеннан матбугат конференциясенә чакырабыз

Хөрмәтле журналистлар! Сезне Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрының 31 сезоны ачылуга багышланган матбугат конференциясенә чакырабыз. Чара 20 сентябрьдә 11:00 сәгатьтә театрның Кече залында үтәчәк.

Катнашалар: 

Ренат Әюпов – театрның баш режиссеры, Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе; 

Гүзәл Сәгыйтова – Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры директоры; 

Нуриәхмәт Сафин – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты; 

Нурбәк Батулла – балетмейстер, “Алтын битлек” премиясе иясе. 

Конференциягә 19 сентябрьгә кадәр аккредитация үтүегезне сорыйбыз. 

gkariev1987@mail.ru, тел. (843) 237-93-27 (Гөлүсә Шиһапова)