Театрда Гаяз Исхакый әсәрен сәхнәләштерүгә керештеләр

Театрда Гаяз Исхакый әсәрен сәхнәләштерүгә керештеләр

Кариев театрында янә бер премьерага әзерлек башланды. "Ут чәчәге" һәм "Юлдаш юл билгеләре илендә" спектакльләренә репетицияләр бару турында хәбәр иткән идек инде. Ә хәзер артистларыбыз Гаяз Исхакыйның “Кәҗүл читек” әсәрен сәхнәләштерүгә кереште.

Режиссер - Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ренат Әюпов.