Театрда сезон ачылуга багышланган матбугат конференциясе үтте

Театрда сезон ачылуга багышланган матбугат конференциясе үтте

4нче октябрь көнне ачылачак яңа сезонда Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры беренче тамашачыларын кабул итәргә җыена. 31нче сезонда театрдан нәрсә көтәргә? Яшьләр театрының киләчәге нинди?

Бу һәм башка сорауларга бүген, 20нче сентябрьдә, Кариев театрында уздырылган матбугат конференциясендә ачыклык кертелде. 

Катнаштылар: 

Ренат Әюпов – театрның баш режиссеры, Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе; 
Гүзәл Сәгыйтова – Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры директоры; 
Нуриәхмәт Сафин – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты; 
Нурбәк Батулла – балетмейстер, “Алтын битлек” премиясе лауреаты. 

Фото: ИА "Татар-информ"