Гүзәл Сәгыйтова: "Кариев театрының йөзе үзгәрәчәк"

20 сентябрь Кариев исемендәге яшь тамашачы театры яңа сезон ачылуга багышланган матбугат очрашуы үткәрде. Азатлык театрның әле күптән түгел билгеләнгән директоры Гүзәл Сәгыйтовадан яңалыклар, театрда көтелгән үзгәрешләр турында сорашты.

– Гүзәл, Кариев театрына директорлык тәкъдимен ничек кабул иттең? Көтелмәгән хәл булдымы, әллә андый фаразлар бар идеме?

– Бик көтелмәгән тәкъдим булды. Әле һаман ышанып бетеп булмый. Өндәме мин, төштәме дип уйлаган чаклар бар. Ләкин тормыш өермәсе шушы юлга алып керде дә куйды. Ризалашу авыррак булды. Ай ярым уйландым. Мең сорау, шикләнүләрне юкка чыгарырга, күңелне урынына утыртырга кирәк иде. Сорауларга үзеннән-үзе җавап килә барды һәм мин ризалаштым.

– Бу телевидениедән китү дигән сүзме?

– Телевидениедән китү түгел. Моңа кадәр мин консерваториядә һәм телевидениедә эшли идем. Телевидениедә бүгенге көндә декрет ялында саналам. Чөнки телевидение күптәнге хыялым иде. Әле мин бу өлкәдә үземнең бөтен мөмкинлекләремне ачып бетермәдем дип уйлыйм һәм үземне аннан киттем дип санамыйм.

​–​ Яшьләр театрын пиарлау һәм тамашачыны җәлеп итүдә нинди яңа алымнар көтелә?

– Театрның утыз еллыгын үткәрү, яңалыклар белән каршыларга җыенабыз. Театрның йөзе, логотиплары, сайты үзгәрәчәк. Без бу үзгәрешләрне тантаналы чарага кадәр кертергә ниятлибез. Дөрес, белгечләр моңа шикләнебрәк карый, моңа елдан артык вакыт кирәк, диләр. Ниятебезне ничек тә тормышка ашырасы иде. Пиарга килгәндә, Кариев тетарына бүгенге көндә пиар бик кирәк. Моңа кадәр алар төрле мәйданда эшләделәр. Бу да тамашачыга тәэсир итми калмады. Хәзер аның Петербург урамы, 55б йортында үз бинасы бар һәм монда тамашачы сукмагын салу сорала. Моның өчен бик күп эшләргә, тырышырга кирәк, әлбәттә.

​– Репертуар, режиссура, жанрлар үзгәрәме?

– Режиссер Ренат абый Әюпов белән бу мәсьәләдә дә уртак фикерләребез бар. Шулай итеп "Калеб"тә ачыла башлаган яшь композиторларны яңа әсәрләргә җәлеп иттек. Миләүшә Хәйруллина, Ильяс Камал яңа спектакльләргә музыка язачак. Эльмир Низамов белән дә уртак проектларыбыз бар. Үзгәрешләр бар, әйтик октябрь репертуарында "Әлиф" спектаклен карый алачаксыз, "Калеб" чараларын. Театрның эчке репертуарына исә әле ныклап торып танышмаган килеш үзгәрешләр кертү дөрес тә түгелдер. Ләкин без бу юнәлештә дә уйлыйбыз. Бәлки репертуарны тәнкыйтьчеләр белән карап, анализ ясап, яңа юнәлешләр, үсеш өчен кирәкле моментларны билгеләрбез.

Яңалыклар дигәннән, февраль аенда режиссура лабораториясе оештырырга ниятлибез. Лаборатория формасы яңалык түгел, ул Камал, Буа театрларында да үткәрелә. Без аны үзебезнең актерларны үстерү, гомумән, театрны җанландырып җибәрү өчен оештырырга уйлыйбыз. Тагын дизайнерлар арасында бәйге үткәрергә уйлыйбыз. Безгә бу бинада театр атмосферасын булдыру өчен нәкъ менә аларның да ярдәме кирәк. Фойены бизәү, афишаларны үзгәртү буенча эскизлар көтәбез. Бәйгедә җиңүчеләргә акчалата бүләкләр дә каралган.

– Театр мәйданын тагын ничек кулланырга җыенасыз?

– Театрның кече залы да бар. Ләкин ул 50гә кадәр тамашачыга гына тәгаенләнгән. Безгә аны һичьюгы 70кә җиткерәсе иде. Менә бу залыбызны тәҗрибә мәйданына әйләндерәсебез килә. Әлегә анда төзекләндерү эшләре таләп ителә. Хәтта тамашачылар белән икенче каттан аска төшеп утырмабызмы дигән куркыныч та бар. Төзекләндерү җәһәтеннән эшлисе эшләр бар әле.

​– Театрга билгеләнү турында хәбәр таралгач, "Калеб"челәр белән ни булыр дигән сорау туды. Актерлар исә театр "Калеб" мәйданына гына әйләнмәсме дип шикләнә торгандыр. Бу ике юнәлеш ничек эшләячәк?

– Чыннан да, ике якта да шик барлыкка килде. "Калеб"челәр исем өчен генә булмасмы бу кушу, диде. Чөнки безгә моңа кадәр Язучылар берлеге бинасының бер бүлмәсен дә биреп карадылар. Артистлар исә "Калеб" мәйданына әйләнеп, театр югалып калмасмы дип әйтә. Бу сорау минем үземне дә борчый. Без хәл итү юлларын эзлибез, "Калеб"не рәсмиләштереп, аны театрның бер филиалы итеп эшләтү уе да бар. Актерлар да борчылмасын иде. Аларга бернинди комачаулык булмаячак. Монда "Калеб"кә мәйдан барлыкка килде һәм театр актерларын әлеге хәрәкәткә җәлеп итү мөмкинлеге туды, дип карарга кирәк. Күптән түгел яшь актерлар белән җыелып сөйләшеп утырдык. Бик күңелем булды бу сөйләшүдән. Аларның үзләрен яңа форматта да сынап карыйсы килә, күзләре янып тора. Бүгеннән интернетта "Кариев. Калеб" дигән юнәлеш башлап җибәрдек. Анда Кариев актерлары яңа буын шагыйрьләренең шигырьләрен укый.

​– "Калеб" бик күп спектакльләр иҗат итте. Ләкин күпчелеге бер уйналды да, юкка чыкты. Әлеге спектакльләр яшьләр театрында яңартып күрсәтеләчәкме?

– Бу сорауны спектакльләрнең режиссерларына бирергә кирәктер. Чөнки кайтару – ул шул әсәрне яңадан эшләү дигән сүз. Әгәр иҗат төркемнәренең андый уе бар икән, без бик теләп мәйданыбызны бирер идек.

– "Калеб"кә бина кирәк дигән фикер хәзер актуальме?

– Минем биредә утыруым бәлки шушы сорауга җавап та инде ул. "Калеб"кә яңа бина барлыкка килде дип әйтеп була.

* * *

Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры тарихы 1987 елдан башлана. Ул башта Мәгариф министрлыгы каршында татар театр-студиясе буларак оештырыла. Аңа нигез салучы – режиссер, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Фәрит Хәбибуллин (1941-2006) була. Театр-студиянең беренче премьерасы – Диас Вәлиевнең "Намус хөкеме" спектакле 1988 елның 25 февралендә куела.

1991 елда студия "дәүләт" статусы ала һәм аңа "Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры" дигән исем бирелә. Әмма аның үз сәхнәсе, үз тамаша залы булмый. Шул сәбәпле спектакльләр мәктәпләрдә, гимназияләрдә, авыл мәдәният йортларында, интернат-мәктәпләрдә, балалар йортларында күрсәтелә.

1996 елда Татарстан президенты карары нигезендә театрга Киров районында урнашкан Җитен комбинаты мәдәният сарае – элекке фабрикант Алафузов йорты булган "Эшчеләр театры" бинасы бирелә.

2002 елның азагында театр спектакльләрен үз сәхнәсендә күрсәтә башлый. Татар театрына нигез салучы артист һәм режиссер Габдулла Кариев исеме яшь тамашачы театрына 2007 елның 16 февралендә бирелә.

Шартлар начар булганга күрә төзекләндерү кирәк булу һәм Алафузов йорты башка бер оешмага бирелү сәбәпле 2016 елдан кариевлар спектакльләрен "Әкият" курчак театрында күрсәтә башлый.

2018 елның 26 апрельдә Кариев исемендәге яшь тамашачы театры элек Офицерлар йорты булган яңартылган бинада беренче тамаша күрсәтте.

Чыганак: "Азатлык" радиосы