Камалиева Энҗе Фаррух кызы

Камалиева Энҗе Фаррух кызы

Татарстанның атказанган артисты (2009)

«Тантана» театр фестивалендә «Иң яхшы хатын-кыз роле» номинациясендә (Т.Миңнуллинның «Нигез ташлары» спектаклендә Гөлҗиһан ролен башкарган өчен) җиңүче (2012 ел).

1975 елның 27 июнендә Татарстан Республикасының Балык Бистәсе районы Тәберде авылында туа.

1995 елда Казан театр училищесын тәмамлый.

Казан (Идел буе) федераль университеты студенты (2009 ел.)

Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында 1995 елдан бирле эшли.

“Нигез ташлары” (Т.Миңнуллин) спектаклендә Гөлҗиһан ролен башкарганы өчен “Иң яхшы хатын-кыз роле” номинациясендә “Тантана” театр фестивале лауреаты (2012).

Рольләре:

-     Роза – “Сандугачлар килгән безгә” ( И.Юзеев, 1995 ел); 
-    Сәрвиназ – “Уеннан уймак” (Ш.Зәйни, 1995); 
-    Гөлнур – “Хыялдагы дөнья” (Ф.Галиев, 1995); 
-    Куян – “Керпе малае дуслар эзли” (Р.Корбан, 1995); 
-    Кызлар – “Башмагым” (Т.Гыйззәт, 1995); 
-    Хезмәтче – “Мәкер һәм мәхәббәт” (Ф.Шиллер, 1995); 
-    Шәфкать туташы – “Тайгак кичү” (И.Сәләхов, инс.Ф.Галиев, 1996); 
-    Хәдичә – “Үп мине, Зәйтүнә” (Н.Кәримова, 1996); 
-    Эльмира – “Яшен чаткысы” (Ш.Сарымсаков, 1996); 
-    Мәрьям – “Бер күрешү үзе бер гомер” (Ф.Яруллин, 1996); 
-    Таня – “Шау-шулы көн” (В.Розов, Ә.Хәйри тәрҗ., 1996); 
-    Бурсык – “Кадерне белмәүче бурсык” (Н.Новосельская, 1997); 
-    Аюгөл – “Мисс убырлы” (Ф.Галиев, 1997); 
-    Зөһрә – “Үги кыз” (Ә.Әхмәт, 1997); 
-    Кызлар – “Помада мәсьәләсе” (И.Богданов, 1997); 
-    Талия – “Хуш, Хәйбүш” (И.Юзеев, 1998); 
-    Ляля – “Түбә” (А.Галин, Ф.Галиев тәрҗ., 1998); 
-    Тычкан баласы – “Кояш нуры” (А.Попеску, 1998); 
-    Гашева Руфина – “Кызлар-йолдызлар” (Ш.Рәкыйпов, 1998); 
-    Ут күз – “Борын-борын заманда” (Аманулла, 1999); 
-    Гүзәл – “Дөреслекме бу?” (И.Бикбулатов, 1999); 
-    Разыя – “Мәхәббәт өчпочмагы” (Ф.Галиев, 1999); 
-    Авыл кызы – “Босния хатыннарына мәрсия” (Н.Араз, 1999); 
-    Гүзәл – “Шүрәлеләр ни атлы?” (Г.Гыйлманов, 2000); 
-    Өрәк кызлар – “Хикмәт бабай хикмәтләре” (А.Гадел, 2000); 
-    Мәрьям – “Бер күрешү үзе бер гомер” (Ф.Яруллин. 2000); 
-    Дорина – “Тартюф” (Ж.-Б.Мольер, Н.Исәнбәт тәрҗ., 2001); 
-    Алып баручы, Кол – “Гүзәл Аппаксылу” (Р.Сәгъди. 2001); 
-    Убырлы – “Светофорда кунакта” (Аманулла, 2002); 
-    Чибәркәй – “32 нче март” (Р.Садриев, М.Сафин, 2002); 
-    Шүрәлеләр – “Тапкыр егет” (Д.Аппакова, 2003); 
-    Чеби – “Килмешәк” (Х.Ибраһим, 2003); 
-    Илүзә – “Амазонка һәм Айдар” (И.Зәйниев, 2006); 
-    Корделия - “Король Лир” (У.Шекспир, Н.Исәнбәт тәрҗ., 2006); 
-    Камилә – “Ир, егет, чибәркәй һәм тәрәзә” (Рей Куни, Х.Ибраһим тәрҗ., 2008); 
-    Алмабикә – “Ничек миллионер булырга?” (М.Гыйләҗев, 2009); 
-    Саҗидә – “Галиябану” (М.Фәйзи, 2009); 
-    Зөлфия – “Улыбыз өйләнә, без аерылышабыз” (И.Юзеев, 2010); 
-    Фәхрия – “Башмагым” (Т.Гыйззәт, 2010); 
-    Фатыйма – “Зәйтүнәкәй” (Р.Батулла, 2011); 
-    Гөлфәния – “Җиде кыз” (Н.Исәнбәт, 2011); 
-    Куян – “Керпе малае дуслар эзли” (Р.Корбан, 2011); 
-    Гөлҗиһан – “Нигез ташлары” (Т.Миңнуллин, 2012); 
-    Енот, Куян – “Ак Барс маҗаралары” (Х.Ибраһим, 2012); 
-    Луиза Ибәтовна – “Казан ятиме” (Р.Зәйдулла, 2014); 
-    Җил иясе, Кара көчләр – “Айрыз батыр” (Р.Зәйдулла, Р.Әюпов, 2015); 
-    Фатыйма – “Артист” (Р.Зәйдулла, 2016); 
-    Гөлчирә – “Супер кияү” (Т.Миңнуллин, 2017).