Кариев театрында ребрендинг: үзгәрешләр логотиптан башланып фойе һәм залларга да кагылачак

Кариев театрында ребрендинг: үзгәрешләр логотиптан башланып фойе һәм залларга да кагылачак

Киләчәктә Кариев театрының залы трансформацияләнә торган булырга мөмкин. Яңа театр сезоны ачылыр алдыннан оештырылган матбугат конференциясендә театрның баш режиссеры Ренат Әюпов Мейерхольд үзәге кебек үзгәртелә торган залда эшләү хыялы белән уртаклашты.

“Баштан ук шулай хыяллансак та, ул безнең килеп чыкмаган иде. Клуб системасындагыча утыргычлы зал эшләнде. Ләкин алга таба финанслар табып бу залны үзгәртү теләге бар”, - диде ул.

“Сөйләшүләр булды. Аны эшләү Гүзәл Рәмзил кызы җилкәсенә төшәчәк”, - диде баш режиссер яшь директорга карап.

Гүзәл Сәгыйтова Кече залны рәсмиләштерү буенча да проблемалар булып, биредә 50 кешедән артык тамашачы җыярга ярамавын әйтте.

Шулай да, театр Кече залны эксперименталь проектлар өчен мөмкин кадәр актив кулланырга хыяллана. Биредә “Алтын битлек” милли премиясе лауреаты булган “Әлиф” хореографик спектакле дә, заманча биюләр белән шөгыльләнүче яшьләрнең “Метаморфозалар” проекты да күрсәтеләчәк.

Гүзәл Сәгыйтова театрга ребрендинг ясау теләген ассызыклады. Моның өчен яшь дизайнерлар арасында бәйге игълан ителә. Сайт, логотиплар, афишаларга яңача караш көтелә. Директор фойены яңача бизәлештә күрергә хыяллана.

Матбугат конференциясен театрның яңа директоры, шактый еллар журналист булып эшләгән һәм “Калеб” иҗат берләшмәсен оештырган Гүзәл Сәгыйтова үзе алып барды. Журналистлар белән театрның баш режиссеры Ренат Әюпов, иң олпат актеры Нуриәхмәт Сафин һәм театрның балетмейстеры, “Алтын битлек” милли театр премиясе лауреаты Нурбәк Батулла очрашты.

Чыганак: ИА "Татар-информ"