Кариев театрын нинди яңалыклар көтә?

Кариев театрын нинди яңалыклар көтә

4 октябрь көнне Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры яңа сезонын ача. Бу ел театр өчен чыннан да үзгәрешләр алып килде. Беренчедән, театр яңа, үз бинасына күченде. Икенчедән, биредә хәзер яңа директор – Гүзәл Сәгыйтова. Яңалыклар әле моның белән генә чикләнми...

Җәлилдән – Исхакыйга кадәр

– Дулкынланабыз. Һәрбер театр сезоны ул – актерлар, режиссерлар, җитәкчелек өчен көтеп алынган вакыйга. Безнең Кариев театры өчен бу аеруча да дулкынландыргыч сезон. Мин әле эшкә тотындым гына. Иҗат эшенә бик кысылмыйм. Миннән ниндидер зур үзгәрешләр көтәләр, ләкин «үзгәреш» дигән сүз белән бик сак булырга кирәк. Театрның электән килгән традицияләрен дә онытырга ярамый, – ди Гүзәл Сәгыйтова.

Кариев театрының баш режиссеры Ренат Әюпов сүзләренчә, бу сезонда премьералар «парады» булачак.

– Бердәм Россия партиясенең «Кече шәһәрләр театры» проекты кысаларында өч премьера әзерлибез. Бер спектакль Гаяз Исхакыйның «Кәҗүл читек» хикәясе буенча куелачак. Аны без җиде яшьтән өлкәнрәк тамашачы өчен әзерлибез. Күптәннән «Ләйлә-Мәҗнүн» спектаклен куярга хыялланып йөри идек. Спектакльнең сценариен Луиза Янсуар эшли. Безнең сорау буенча Камил Кәримов «Егет сүзе чын алка» спектакленә пьеса язды. Ул хатын-кызлар хоккее турында үсмерләр өчен сатирик комедия булачак, – ди Ренат Әюпов.
 
Яшьләр театры быел тагын өч спектакль кую өчен грант откан. Димәк, якын киләчәктә Муса Җәлилнең «Джим» поэмасы, Чарльз Диккенсның «Оливер» мюзиклы, Кэтрин Эпплгейт «Креншоу» әсәрләре дә сәхнәгә менәчәк. Бу спектакльләр шуның белән дә үзенчәлекле – аларны Илсур Казакбаев, Илдар Гатауллин кебек яшь, үзгә карашлы режиссерлар куячак. Бу эксперимент репертуарга яңа кан кертү өчен башкарыла. Шул ук максаттан театр февраль аенда яшь режиссерлар лабораториясен оештырачак.

– Яшүсмерләр проблемасына да игътибарыбыз зур. Быел наркомания афәтенә тукталдык. Зиннур Хөсниярнең «Ут чәчәге» пьесасы буенча спектакль куячакбыз. Бу шулкадәр авыр эш булды. Без спектакльнең хәтта өч вариантын эшләдек. Спектакль 26 октябрьдә булачак. Бу – театраль сезонның беренче премьерасы, – ди Ренат Әюпов.

Ә «Калеб» кая китә?

Гүзәл Сәгыйтова җитәкләгән «Калеб» проекты да театрга шактый гына яңа сулыш өргән. Ләкин әлегә җитәкчелек «Калеб» белән Кариевны кушып бетерергә уйламый.

– Әлегә юрист белән сөйләшүләр алып барабыз. Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова баштарак «Калеб»не Кариев театры филиалы буларак күргән иде. Ләкин филиал булу өчен аның Казаннан читтә булуы кирәк. Мин театрга эшкә килгәч, бер яктан «калеб»леләр шикләнде. Икенче яктан театр артистлары: «Калеб» килә, ә без ни эшләрбез?» – диде. Әлегә, ике проектка да зыян салмыйча, алтын урталыкны табып эшләп торабыз, – ди Гүзәл Сәгыйтова.

Шулай да Кариев театрының афишасына күз салсак, инде «Калеб»тә танылган проектларга да юлыгырга була. Әйтик, тиздән шагыйрә Йолдыз Миңнуллина шигырьләре буенча хореограф Нурбәк Батулла шигъри, биюле спектакль куячак. Аның «Алтын битлек» театраль премия яулаган «Әлиф» спектакле дә афишада урын алган.

– Гүзәл килгәнче, мин: «Кариев театрына барыгыз», – дип, халыкны өнди идем. Хәзер «Безгә килегез!» – дим. Мин театрга якынайдым. Төп проектларымнан тыш, театрда актерларга тренинглар, осталык дәресләре дә алып барам. Максатым – безнең иҗат төркемен яңа формат актерларына әверелдерү. Шулай ук спектакльне төрле белгечләр белән анализлау эшен дә башлап җибәрәсем килә, – ди Нурбәк.

Шулай ук «Калеб» таныткан яшь шагыйрьләрнең иҗатын Кариев актерлары башкарачак. Видеоязмалар социаль челтәрләрдә таратыла.
Элек «Калеб» мәйданында гына күрергә мөмкин булган яшь композиторлар да театрга килгән. Яшь композитор Миләүшә Хәйруллина «Кәҗүл читек»кә музыка иҗат итәчәк. Ильяс Камал, Зөлфәт Вәлиуллин да премьерага әзерләнә. Заманында Эльмир Низамов та, «Калеб» аша танылып, Камал театры сәхнәсенә «Көтәм сине», «Мәхәббәт FM» спектакльләре белән күтәрелгән иде бит.

– «Калеб» – минем исем белән генә бәйле булмасын иде. Ул мине пиарлау түгел, аның максаты – яшь иҗатчыларны таныту. Бер яктан минем театрга килүем яхшыдыр да әле. Мин «Калеб»не хәзер Йолдыз Миңнуллинага тапшырам, – диде Гүзәл Сәгыйтова.

«Тамашачыбызны кайтарасы калды»

Кариев театры элеккеге традицияләренә дә тугры калырга тырыша. Шуның үрнәк бер мисалы – мәктәп укучылары арасында оештырылган «Сәяр» театр фестивале. Быел ул да зурлап оештырылачак.

– Театрда «Балачак студиясе»н дә эшлисебез килә. Ул элеккеге китапханә урынында булачак. Билгеле бер сәбәпләр аркасында, без, чегәннәр кебек, җиде ел урамда йөрдек. Йортың булмаса, традиция дә сакланмый, кунак та чакыра алмыйсың, кеше почмагында үзеңә кирәкле әйбер дә күрсәтеп булмый. Курчак театрының концерт залында спектакль куйдык. Менә шул әйберләр театрның бөтен атмосферасын боза. Ул булган тамашачыны да куркытып бетерде. Хәзер йортыбыз да, труппабыз да, репертуарыбыз да бар. Инде тамашачыны гына кире кайтарасы калды, – ди Ренат Әюпов.

Кариевлылар шулай ук үзгәрә торган трансформер-сәхнә дип хыяллана. Аның ярдәмендә тамашачы урынын да, сәхнәне дә төрле форматка китереп булачак.

– Кече сәхнәдә төрле эксперименталь спектакльләр куймакчы идек, ләкин әлегә бу эшне башкарып булмый. Рөхсәт юк, – ди Гүзәл Сәгыйтова.

Ренат Әюпов та «театр диварларына кадак та кагарга ярамый!» дип зарлана.
– Минем иң зур җиңү – Ленин монументын Кариевныкына алмаштыру. Башта аны алырга каршы чыктылар, соңыннан Ленинны Кариевка әйләндермәкчеләр иде. Аннан гына алып аттылар, – ди баш режиссер.

Бинага зур үзгәрешләр кертергә ярамаса да, җитәкчелек, аңа яшьләр рухы кертәчәкбез, ди.
– Без дизайнерлар арасында бәйге игълан иттек. Безгә сайт, логотип, афишаларны төзү буенча фикерләр кирәк. Шулай ук театр фойесын үзгәртәсебез килә. Әйтик, фойены зоналарга бүләргә уйлыйбыз. Анда китап уку, фотога төшү урыннары булырга мөмкин. Танышларым да: «Балаларга спектакль ошый, ә менә фойегыз кызык түгел», – диләр. Красноярск балалар театрында антракт вакытында актерлар тамашачы белән чиратлашып китап укый. Бәлки без дә премьера вакытында шулай эшләрбез. Ләкин театрыбызны күңел ачу мәйданына гына кайтарып калдырмаячакбыз. Театр беренче чиратта ул – рухи азык, – ди Гүзәл Сәгыйтова.

Чыганак: "Шәһри Казан" газетасы

Фото: ИА "Татар-информ"