Кариев театры бәхәскә батты: Нурбәк Батулла барабаны һәм Гүзәл Сәгыйтова сандыгында кем нәрсә күргән?

Кариев театры бәхәскә батты: Нурбәк Батулла барабаны һәм Гүзәл Сәгыйтова сандыгында кем нәрсә күргән?

Кичә Г.Кариев исемендәге татар дәүләт яшь тамашачы театры яңа сезонын "Алтын битлек" милли театр премиясе лауреаты Нурбәк Батулланың перформансы белән ачып җибәрде. Әмма бу перфоманс татар җәмәгатьчелеге вәкилләре арасында шау-шу куптарды: кайберәүләр аны милләтнең символларын бетерү фалы дип бәяләделәр. "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы тамашачыларның фикерләрен туплап, перфомансның чын идеясен ачыкларга тырышты.

Менә инде өченче көне рәттән социаль челтәрләрдә Кариев театрының яңа сезоны ачылу уңаеннан күрсәткән перформансын "сүтеп җыялар". Әлеге перформанс театр яшьләренең милли сәхнә киемнәрен салып, “Чиксезлеккә” дип тамгаланган яшел сандыкка тыгып куюларыннан гыйбарәт иде, әмма күпләр бу гамәлне кабул итә алмады. Татар җәмәгатьчелегенең кайбер вәкилләре Кариев театрын миллилектән баш тартуда, болай да сәхнәдә генә калган милли киемнәрнең сәхнәдән дә сөрелүендә, “мөгез чыгаруда”, милләтне чишендерүдә гаепләделәр. 

Кариев театры җитәкчелеге сезон ачылу хөрмәтенә спектакль алдыннан перформанс ясауны театрның баш хореографы, “Алтын битлек” лауреаты Нурбәк Батуллага ышанып тапшырды. Моңа журналистлар шаһит: театр директоры Гүзәл Сәгыйтова сезон ачылыр алдыннан үткәрелгән матбугат конференциясендә журналистлар алдында Нурбәк Батулладан перформанс әзерләвен үтенгән иде.
Социаль челтәрләрдә барган бәхәстән берничә фикерне монда күчерәм:

1. “Милли бизәкле өс-баш сандык төбенә салынды... Аллага тапшырып, нәрсәдер башлана... Нигә юрарга моны?..” - дип язган журналист Нәүбәһар Кәбирова.

2. “Белмим, минем күңелемә дә хуш килмәде, әммә мин Гүзәл белән Нурбәккә ышанам”, - дигән журналист Гөлназ Бәдретдин.

3. “Нурбәк бит татар биюенә ябышып ятмаска кушкан иде. Иркенлеккә омтылырга чакырган иде. Чиксезлеккә...”, - дигән Нәүбаһар Кабирова.

4. “Круууть! Молодцы. Татарлык төсле киемнәрдә, полиэстер күлмәкләрдә түгел, ул башыңда, йөрәгеңдә. Браво, Нурбәк”, - дигән журналист Ләйсән Фәизова.

5. “Алар болай да сәхнәдә генә калган иде, инде яшьләр сәхнәдән дә сөрделәр... Катгый итеп...”, - дип аптырый Нәүбәхар Кәбирова. - "Искелектән", "торгынлыктан" арынабыз. Татар сәхнәсенә шәрә тән культы күтәрелеп килә, мине менә шул куркыта”.

6. “Мәдәниятебез дә күпкә киңрәк. Чиксезлеккә юл”, - дип җавап биргән театр директоры Гүзәл Сәгыйтова.

7. “Артык киңәеп китеп, башка мәдәниятләргә сеңеп бетәргә язмасын инде. Милли мәдәнияткә күпмедер консервация да төс, - дип шик белдергән күренекле язучы, Тукай премиясе лауреаты Ркаил Зәйдулла. - Искегә кул күтәрмичә генә яңаны төзеп булмый микән? Без бит инде моны бер күрдек. Искедән дә коры калдык, яңаны да төзи алмадык”.

8. “Кариев театры миллилектән баш тартамы? Эшне милли киемнәрне салып ташлаудан башлыймы? – дип сорау куйган язучы Фәүзия Бәйрәмова. - Бездә узган гасыр башында шушылай бер чишенгәннәр иде инде... Нәтиҗәсен үзегез беләсез - һаман киенә алмыйлар. Нигәдер яшьлекне мөгез чыгару дип беләләр. Югыйсә, болар да 30-40 арасындагы ир уртасы кешеләр бит инде! Исхакый үзенең "Зөләйха"сын 33 яшендә язган. Яшьлек - бернидән дә курыкмый дөресен әйтү ул. Урам уртасында милли киемнәрне салып ату өчен батырлык кирәкми. "Бу бит символично гына", диярләр. Бу җегет милләтне шәрә калганчы чишендерәчәк әле болай булгач... Аллам сакласын!”

9. “Перформансның идеясе алдарак та сораулар тудырган иде. Сәнгать советы катнашындагы җыелышыбыз да шау-шулы узды. Әмма мин Нурбәккә ышандым. Иҗат кешесенә ирек кирәк. Перфомансның нигезендә “Безнең тамырлар киемнәргә генә кайтып калмаган, ул тирәнрәк” дигән фикер ята дип аңлыйм", - диде Кариев исемендәге Яшь тамашачы театры директоры Гүзәл Сәгыйтова.

Перфоманста кем нәрсә күргән?

Нияз Игъламов, театр тәнкыйтьчесе: “Миллилек сүзенә дә кем нинди мәгънә сала инде – уртаклык юк. Бу зарланулар - татар зыялыларының кычытмаган урынны кашуы. Бу перфоманс - драма сәнгате түгел. Заманча бию ул сюжетка корылмый, ә ассоцияцияләргә корыла. Ул төрле булырга тиеш. Артистларның сүлпән хәрәкәтләр ясап каядыр баруын күрдек. Сандыкка килеп җитәләр һәм киемнәрне шунда салалар. Без сәхнәдә персонажлар тудыручы артистларның гап-гади кешеләр булуын күрдек. “Шушы киемнәрдә уйныйбыз, ә урамнарда ничек бар – шулай йөрибез”, диләр. Спектакль бетте, пәрдә ябылды, ут сүнде, киемнәр сандыкка куелды. Киләсе очрашуларга кадәр! Бары шул гына. Башка бер әйбер дә юк! Артистлар белән киләсе очрашу залда иде һәм анда артистлар башкача киенде – алар кролик Эдвардны уйнады. 

Бу перфоманста миллилек белән саубуллашу юк. Кемнең вакыты күп, алар ниндидер башка әйберләр уйлап чыгаралар. Бүгенге көндә Нурбәк Батулла милләт горурлыгы булган татарлар унлыгына керәдер. Аңа вак-төяк бәйләнүләрне “Эт өрә, кәрван бара” дип кабул итәм.

Без хәзер глобаль дөньяда яшибез - миллилекне милли кием белән генә саклап булмый. Без аны совет чорында югалтканбыз, аңа кабат кайту була алмый, алар бүгенге ритмга туры килмиләр. Ул киемне кию-кимәүдән татарлыкка зыян килә дип уйламыйм”.

Рөстәм Галиев, Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама театрының сәнгать җитәкчесе: “Бик уйландыра торган булды ул. Моны һәркем үзенчә аңлый ала. Иң мөһиме - бер-беребездән гаеп эзләмәскә кирәк. Хәзер иң куркынычы - бер-беребездән гаеп эзләү. Без бертөрле аңларга күнеккән әйберләр белән биредә урам хәрәкәте аркылы башка төрле фикер әйтелә. Андый хәрәкәт театрлары фестивальләр башланганда еш кулланыла. Башта карыйсың да, соңыннан уйланып йөрисең. Монда да уйландыра. Барабанын да, сандыгын да уйлыйсың. Барабан кагыла. Уяныгыз, уяныгыз ди. Туп-туры итеп аңлаганда да, без бит киемнәребезне сандыкка салабыз, без бит милләтебезне югалтабыз. Милләт музей экспонаты булып, шушы сандыкта гына калмасмы? Кичә без барыбыз да музей экспонатлары булып тордык. Бу - бер фикер. Икенче һәм өченче яклап та аңлап була. Әмма барабан кагу бик зур әйбер. Без югалтуларга барабыз. Киләчәктә шушы барабанга гына калмабызмы икән? Мин бик тетрәндем. Барабан кагыла, ә бушлык... Моны уйлап тапкан кеше бик молодец”.

Туфан Имаметдинов, Казан яшь тамашачы театрының баш режиссеры, “Алтын битлек” номинанты булган “Әлиф” хореографик спектакленең идея авторы һәм режиссеры: Артистлар чишенде дип репортаж чыгару дөрес түгел иде. Җәмәгатьчелекнең игътибарын шулай итеп җәлеп итү матур түгел. Алар бит киемнәрен ташлап калдырмадылар. Ә театрның реквизит сандыгына салдылар. Сандыкны да кадаклап куймадылар. Сак кына яңа бинага алып кереп киттеләр. Бик матур перфоманс эшләнгән”.

Рамил Галиев, Кариев театры ачылышын төшергән “Татар-информ” фотографы: “Мин тормышның бөтен яклары реквизит сандыгына җыела, театрга алып керелә һәм сәхнәдә күрсәтелә дигәнне күрдем. Ә зур барабан кагуында хәтта шаман кайтавазларын тойдым”.

Әлфия Җаббарова, Казан дәүләт консерваториясенең опера студиясе җитәкчесе: “Мин иҗади коллективларның эшләрен хуплыйм. Бу бит режиссер карашы, режиссер карары. Һәр нәрсәнең урыны бар. Татарлар гына планетадан артка калсыннармы?”

Миләүшә Хабетдинова, әдәбиятчы, филология фәннәре кандидаты (авторның “Калеб” сайтына урнаштырылган мәкаләсеннән алынды): “Кариев театры үзенең яңа сезонда үсеш векторын “Чиксезлеккә” дип билгеләгән. Шәрыкъ мәйдан театрыннан заманча театрга – Нурбәк Батулла татар театры үсешен үз перформансында шулай билгеләгән. Кариев театры алдында тамашачылар тамырлары белән урам театры традицияләренә тоташкан тамашаның шаһиты булдылар. Нурбәк Батулла исламга кадәрге шаман хәрәкәтләрен хәтерләткән музыкаль материалга акцент ясаган. Зур барабан күтәргә актер тамашачының игътибарын җәлеп итте. Магик авазлар ерак тарихларга алып киттеләр. Нурбәк Батулла мәйданда шаман образында кабул ителде. Эпизодның максаты - яшь тамашачыда борынгы театр формалары турында мәгълүмат булдыру. Магик барабан тавышына Кариев театры мәйданына төрле яклардан милли киемле артистлар килә башлады. Алар марионеткалар кебек хәрәкәтләнә иделәр. Тере скульптуралар композициясе СССР чорында халыклар дуслыгын пропагандалаган бәйрәм чараларын да хәтерләтте. Бу эпизодта шаман хәрәкәтләре сакральлеген югалтып, тамашачыны җыйган урам музыканты гамәлләренә охшап калды. Нурбәк импровизациясе белән тамашачыга якынайды. Артистларның киемнәрен салып сак кына сандыкка тутырулары тамашачы арасында бәхәс кузгатты. Мөгаен, перформанс авторлары театр тарихында эпохалар алмашуын, аның барлыгының төрле формалары булуын билгеләргә теләгәннәрдер”.

Нурбәк Батулла, перфоманс авторы, “Алтын битлек” милли театр премиясе лауреаты: “Заманча сәнгать ул – форма. Аны караган кеше үз мөмкинлекләреннән чыгып үз җавабын таба, үз мәгънәсен сала, - диде ул. - Бу очракта заманча сәнгать белән эш итүче иҗат кешесе “Мин бернинди мәгънә салмадым, мин форма һәм энергетика белән эшлим”, дияр иде. Кемнәрдер монда миллилектән баш тарту күрә икән – ихтыяры, кемдер милли кием ул – тышкы кыяфәтебез генә түгел дип уйлый ала. Мин шушы мәгънәне салган идем. Мине гаепләгән өлкән буын нәрсә тели соң? Милләт үлеп ятканда миннән җыр-бию көтәме? Шул ук Фәүзия Бәйрәмовалар, минем әтиләр безгә милләтне нинди хәлдә калдырып бирделәр. Алар безне факт алдына куйдылар һәм хәзер үзләре шуны күрсәтмәскә кушалармы? Мин алай булдыра алмыйм. Перформанс булмаска мөмкин иде. Тамашачы килер иде дә, матур гына куян Эдвардны карап китәр иде. Мин каршы түгел, әйбәт спектакль. Бу перформансны бик уйлап эшләдем. Миңа рөхсәт биргән баш режиссер Ренат Әюповка һәм аңламасалар да ризалашкан өлкән артистларга рәхмәтләрем зур. Мин моны беренче һәм соңгы перфоманс булгандыр дип чамалыйм. Шундый вазгыять сизәм – башка булмастыр. Аның кемгәдер ошамавы минем дөрес юлда булуымны күрсәтә. Ошаса, мин Салават булыр идем, ул күп кешегә ошый. Минем Салават буласым килми. Мин сәхнәдән трагедияне күрсәтеп, ә тормышыбызны күңеллерәк итү яклы. Ә без киресенчә эшлибез, хәлебез начар булса да, аны күрсәтмәскә тырышабыз. Күз алдына китерегез: кеше үлем хәлендә ята. Ә аңа форточка ачарга ммөкинлек бирмиләр – салкын тия диләр. Үлгән кешегә салкын тию-тимәүдән ни үзгәрә?..”

Чыганак: "Интертат" 

Автор: Рузилә МӨХӘММӘТОВА