Театр елына 2019 сәгать калды

Театр елына 2019 сәгать калды

Бүген, 13 октябрьдә, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры каршындагы мәйданда Россиядә узачак Театр елына багышланган бәйрәм үтте. Чарада Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры артистлары Лилия Низамиева, Энҗе Камалиева, Илдар Әхмәдуллин, Булат Гатауллин һәм театр училищесы шәкертләре уеннар, җыр-бию белән тамашачыларның күңелләрен күрде.

«Мондый чаралар тамашачыга якын булу, аралашу өчен кирәк. Аларны ай саен үткәрү матур традиция булыр иде», - дип уртаклашты режиссер Ренат Әюпов.

Бүген шулай ук Россиядә узачак театр елы башланырга күпме вакыт калганын санаучы исәп тантаналы рәвештә ачылды. 2019 елга кадәр якынча 2019 сәгать вакыт калып бара.

Бәйрәмнең оештыручы: Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы. Исегезгә төшерәбез, Россия Президенты Владимир Путин «Россия Федерациясендә театр елы игълан итү» хакындагы күрсәтмәгә кул куйган иде. Бәйрәмдә, шулай ук Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры, В.И.Качалов исемендәге рус драма театры, К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры, Казан яшь тамашачылар театры, "Әкият" курчак театры, Болактагы театр һәм SDVIG камера театры катнашты.