Низамиев Илнар Җиһангир улы

Низамиев Илнар Җиһангир улы

Татарстан Республикасының атказанган артисты (2012), Татарстан Республикасы Театр Әһелләре берлеге әгъзасы.

1975 елның 24 мартында Татарстан Республикасының Саба районы Мирәтәк авылында туа.

1997 елда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясен тәмамлый.

1997-2001 елларда Яр Чаллы татар дәүләт драма театрында эшли.

Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында 2006 елдан эшли (моңарчы биредә эшләгән вакыты: 20.08.2003 — 29.09.2004).

Рольләре:

- Галимҗан, Шымчы – “Башмагым” (Т.Гыйззәт, 1995); 
- Алтынбаев – «Тайгак кичү» (И.Сәлахов, Ф.Галиев инс., 1996); 
- Светофор – “Светофорда кунакта” (Аманулла, 2002); 
- Сәлам – “Яшен чаткысы” (Ш.Сарымсаков, 1996); 
- Карга – “Килмешәк” (Х.Ибраһим, 2004); 
- Маймыл – “Иске курчакларда Яңа ел” (Р.Сәгъди, 2003); 
- Алмачуар  – “Алмачуар” (Ф.Галиев, 2004); 
- Байтирәк – «Кыю кызлар» (Т.Гыйззәт, 2004); 
- Ир – “Бичаракай” (Р.Батулла, 2004); 
- Сәлим – “Сержант» (И.Сираҗи, 2005); 
- Ф.Әмирхан – «Печән базары» (Р.Аюпов, 2006); 
- Альбани – «Король Лир» (У.Шекспир, 2006); 
- Вафар – “Серле балдак маҗаралары” (М.Закирова, 2006); 
- Алхимик, Сантьяго – “Алхимик” (П.Коэльо, 2007); 
- Йосыф – «Йосыф-Зөләйха» (К.Гали, Н.Гайнетдин инс., 2007); 
- Бүре Нупогодиев – “Урман клаб” (И.Зәйниев, 2002); 
- Альмашев, Абдулла Али, Табиб – “Умырзая” (Р.Харис, 2008); 
- Таймасов – “Ир, егет, чибәркәй һәм тәрәзә” (Люкс № 13)”(Рей Куни, Х.Ибраһим тәрҗ., 2008); 
- Бүре – “ Бүре һәм Кәҗә” (Р.Корбан, 2008); 
- Эт – “Кышкы әкият” (Ш.Фәрхетдинов, 2008); 
- Колынтай, Тихон - «Ничек миллионер булырга?» (М.Гыйләҗев, 2009); 
- Исмәгыйль - «Галиябану» (М.Фәйзи, 2009); 
- Галимҗанның дусты - «Башмагым» (Т.Гыйззәт, 2010); 
- Әбүзәр – “Улыбыз өйләнә, без аерылышабыз” (И.Юзеев, 2010); 
- Гортензио, Гремио – “Тискәрегә авызлык” (У.Шекспир, П.Мелкова, Зөлфәт тәрҗ., 2011); 
- Керпе атасы  – «Керпе малае дуслар эзли» (Р.Корбан, 2011); 
- Фатих Әмирхан – “Зәйтүнәкәй” (Р.Батулла, 2011); 
- Иркәби – “Җиде кыз” (Н.Исәнбәт, 2011); 
- Хәлил – «Нигез ташлары» (Т.Миңнуллин, 2012); 
- Мырау – “Ак Барс маҗаралары” (Х.Ибраһим, 2012); 
- Хисмәт – “Әйдә барыйк, кызлар карыйк” (Р.Вәлиев, 2012); 
- Светофор – “Супер светофор” 9Аманулла, 2012); 
- Спонсор (Иганәче) – “Казан ятиме” (Р.Зәйдулла, 2014); 
- Тагавар – “Айрыз батыр” (Р.Әюпов, Р.Зәйдулла, 2015); 
- Әбүбәкер – “Кичер мине, әнкәй” (Р.Батулла, 2015); 
- Габдулла Кариев – “Артист” (Р.Зәйдулла, 2016);