Низамиева Лилия Рашат кызы

Низамиева Лилия Рашат кызы

Татарстан Республикасы Театр әһелләре берлеге әгъзасы.

1973 елның 15 декабрендә Казан шәһәрендә туа.

1997 елда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясен тәмамлый.

1997-2001 елларда Яр Чаллы татар дәүләт драма театрында эшли.

 2012 елда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында педагогик эшчәнлеге башланып китә. Хәзерге вакытта шул ук институтта һәм Казан театр училищесында укыта.  

Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында 2007 елдан эшли (моңарчы биредә 2002-2004 елларда эшләп киткән була).

Рольләре:

- Алсу – “Узма яшьлек заяга” (Ф.Галиев, 2002); 
- Земфира – “32 нче март” (Р.Садриев М.Сафин, 2002); 
- Чәчәк-Ана – “Сак-Сок” (Р.Батулла, 2003); 
- Җомабикә – “Тапкыр егет” (Д.Аппакова, 2003); 
- Чеби – “Иске курчакларда Яңа ел” (Р.Сәгъди, 2003); 
- Ана бүре, Ана, Ана бия – “Алмачуар” (Ф.Галиев, 2004); 
- Кар иле патшабикәсе – “Кар иле патшабикәсе” (Е.Шварц, 2004);  
- Чуар тавык – “Килмешәк” (Х.Ибраһим, 2004); 
- Зөләйха – «Йосыф-Зөләйха» (К.Гали, Н.Гайнетдин инс., 2007); 
- Ида Борисовна, Журналист – “Умырзая” (Р.Харис, 2008); 
- Камилла – “Ир, егет, чибәркәй һәм тәрәзә” (Люкс № 13)”(Рей Куни, Х.Ибраһим тәрҗ., 2008); 
- 3 нче бәти – “Бүре һәм Кәҗә” (Р.Корбан, 2008); 
- Алмабикә, Габдия – «Ничек миллионер булырга?» (М.Гыйләҗев, 2009); 
- Зөлфия – “Улыбыз өйләнә, без аерылышабыз” (И.Юзеев, 2010); 
- Җиһан – “Башмагым” (Т.Гыйззәт, 2010); 
- Катарина – “Тискәрегә авызлык” (У.Шекспир, П.Мелкова, Зөлфәт тәрҗ., 2011); 
- Мишәр кызы – “Зәйтүнәкәй” (Р.Батулла, 2011); 
- Солбикә, Убырлы – “Җиде кыз” (Н.Исәнбәт, 2011); 
- Фәрдия – «Нигез ташлары» (Т.Миңнуллин, 2012); 
- Ирада Тибальдовна – “Әйдә барыйк, кызлар карыйк” (Р.Вәлиев, 2012); 
- Приют директоры – “Казан ятиме” (Р.Зәйдулла, 2014); 
- Карабикә – “Айрыз батыр” (Р.Әюпов, Р.Зәйдулла, 2015); 
- Убырлы карчык – “Убыр-шоу” (З.Хөснуллина, 2017); 
- Нина Васильевна – “Супер кияү” (Т.Миңнуллин, 2017). 
Фильмография
- Сания – «Тутык кыңгырау» (Ф.Галиев, реж. И.Камалиев);
- Маһирә ханым (табибә) – “Ак чәчәкләр” (Г.Әпсәләмов, реж. Р.Әюпов, 2016).