Сафин Нуриәхмәт Вәлиәхмәт улы

Сафин Нуриәхмәт Вәлиәхмәт улы

Татарстан Республикасының атказанган артисты (1986 ел).

Татарстан Республикасының халык артисты (1994 ел).

Россиянең атказанган артисты (2007 ел).

1946 елның 15 декабрендә Татарстан Республикасының Алексеевск районы Кыр Шонталасы авылында туа.

1966 елда Казан театр училищесын тәмамлый.

 1983 елда Октябрьнең 40-еллыгы исемендәге Башкорт дәүләт университетын тәмамлый.

Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында 1987 елдан эшли.

Татарстан Республикасы Хөкүмәте ГРАНТының “Таяныч һәм авторитет” номинациясендә җиңүче (2009 ел.).

Татарстан Республикасы Театр Әһелләре Берлеге әгъзасы. Кариев театрына нигез салучыларның берсе.

Рольләре:

- Профессор Арсланов - «Намус хөкеме» (Д.Вәлиев, 1988); 
- Хәмзин - «Сандугачлар килгән безгә” (И.Юзеев, 1989); 
- Әсхәт - «Мәхәббәт моңнары» (Әсхәт Айдар, 1989); 
- Аучы - «Тозакка төшкән аучы» (Н.Дәүли, 1989); 
- Урман карчыгы - «Үги кыз» (Ә.Әхмәт, 1990); 
- Моталлап - «Уеннан уймак» (Ш.Зәйни, 1990); 
- Һ.Такташ - «Атылган йолдыз» (Ф.Бәйрәмова, 1991); 
- Аю - «Кадерне белмәүче бурсык» (Н.Новосельская, Ә.Камал тәрҗ, 1992); 
- Җәгур - «Хыялдагы дөнья» (Ф.Галиев, 1993); 
- Шамил Бакирович - “Беренче мәхәббәт” (Х.Вахит, 1993); 
- Юлдаш - «Оят төне» (Б.Мукаев, Н.Сафин тәрҗ. 1993); 
- Президент фон Вальтер  - «Мәкер һәм мәхәббәт» (Ф.Шиллер, Г.Шамуков тәрҗ., 1994); 
- Солтан Фатыйхов - «Кырларым-тугайларым» (Т.Миңнуллин, 1994); 
- Энәбай - «Керпе малае дуслар эзли» (Р.Корбан, 1995); 
- Кәрим бай, Зыя бай - «Башмагым» (Т.Гыйззәт, 1995); 
- Лейтенант - «Тайгак кичү» (И.Сәлахов, Ф.Галиев инс., 1996); 
- Әхмәтҗан бай - «Үп мине, Зәйтүнә» (Н.Кәримова, 1996); 
- Хәйрулла - «Яшен чаткысы» (Ш.Сарымсаков, 1996); 
- Әхмәт - «Бер күрешү үзе бер гомер» (Ф.Яруллин, 1996); 
- Федор, Лапшин - «Шау-шулы көн» (В.Розов, Ә.Хәйри тәрҗ., 1997); 
- Сәлимбай - «Помада мәсьәләсе» (И.Богданов, 1997); 
- Кыш бабай - «Мисс Убырлы» (Ф.Галиев, 1997); 
- Шакир - «Хуш, Хәйбүш!» (И.Юзеев, 1998); 
- Офицер - «Кызлар-йолдызлар» (Ш.Рәкыйпов, Ф.Хәбибуллин инс., 1998); 
- Такыр баш - «Борын-борын заманда» (Аманулла, 1999); 
- Рәхмәт бабай - «Шүрәлеләр ни атлы?» (Г.Гыйльманов, 2000); 
- Кыш бабай - «Кар кызының бәхете» (Г.Гыйлманов, 2000); 
- Оргон - «Тартюф» (Җ.-Б.Мольер Н.Исәнбәт тәрҗ., 2001); 
- Дию пәрие - «Гүзәл Аппаксылу» (Р.Сәгъди, 2001); 
- Мыраутаң  - «32 нче март» (Р.Садриев, М.Сафин, 2002); 
- Бобер (Кондыз) - “Алтынбәк һәм Су кызы” (М.Рыйләҗев, 2002); 
- Кыш бабай - “Иске курчакларда Яңа ел” (Р.Сәгъди, 2003); 
- Алпамша - «Сак-Сок» (Р.Батулла, 2003); 
- Ир - «Көзебезнең язы» (Р.Шәриф, 2003); 
- Әкиятче  -  “Кар иле патшабикәсе” (Е.Шварц, 2004); 
- Ата - «Алмачуар» (Ф.Галиев, 2004); 
- Шәехзаман - «Кыю кызлар» (Т.Гыйззәт, 2004); 
- Акбай  - “Гашыйк буласым килә” (Т.Миңнуллин, 2005); 
- Капитан - «Сержант» (И.Сираҗи, 2005); 
- Шайтан, Жандарм, авыл агае, Доктор, Дию - «Печән базары» (Р.Аюпов, 2006); 
- Король Лир - «Король Лир» (У.Шекспир, Н.Исәнбәт тәрҗ., 2006); 
- Сантьягоның әтисе, Мәлик Сәдәк, Бәллүр сатучы, Гаскәр башлыгы - «Алхимик» (П.Коэльо, 2007); 
- Йагъкуб - «Йосыф-Зөләйха» (К.Гали, Н.Гайнетдин инс., 2007); 
- Р.Ваһаповның әтисе, С.Сәйдәшев - “Умырзая” (Р.Харис, 2008); 
- Администратор - “Ир, егет, чибәркәй һәм тәрәзә” (Люкс № 13)”(Рей Куни, Х.Ибраһим тәрҗ., 2016); 
- Социал - «Ничек миллионер булырга?» (М.Гыйләҗев, 2009); 
- Бәдри - «Галиябану» (М.Фәйзи, 2009); 
- Баптиста -«Тискәрегә авызлык» (У.Шекспир, П.Мелкова, Зөлфәт тәрҗ., 2011); 
- Гарифулла - «Нигез ташлары» (Т.Миңнуллин, 2012); 
- Мөхәммәт (Дедал) - “Казан ятиме” - (Р.Зәйдулла, 2014);
- Кунакханә хуҗасы - “Артист” (Р.Зәйдулла, 2016); 
- Рәхмәтулла - “Супер кияу” (Т.Миннуллин, 2017).