Габдулла Кариев театрында «АпАРТе» театры япон спектаклен тәкъдим итә

«АпАРТе» театры япон спектаклен тәкъдим итә

31 октябрьдә Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында «АпАРТе» Мәскәү драма театры «Торна-хатын» япон әкияте буенча спектакль тәкъдим итә.

Төп рольләрдә: япон драматик актрисасы Томоми Орита, рус актерлары Даниил Коробейников, Дмитрий Швецов һәм Алексей Бардаш.

Спектакль япон сәнгате традицияләрен һәм рус психологик театрын үз эченә ала. Шулай ук тамашада Япониянең милли көйләре дә яңгыраячак: борынгы япон монахлары музыкасын бамбуктан ясалган флейта - сякухатида ишетеп булачак. Режиссер – Елена Озерцова.

Башлана 18.00

Керү ирекле.