“УТ ЧӘЧӘГЕ” КАПКЫНЫНА НИЧЕК ЭЛӘКМӘСКӘ?

“УТ ЧӘЧӘГЕ” КАПКЫНЫНА НИЧЕК ЭЛӘКМӘСКӘ?

“Ут чәчәге” спектакле – Габдулла Кариев исемендәге Казан дәүләт яшь тамашачылар театрында быелгы сезонның беренче премьерасы. Әлеге пьесаны Зиннур Хөснияр шушы театр труппасы өчен махсус язган. Әсәр заманага тәңгәл килеп тора: банк картасыннан икенчесенә акча күчерү, WhatsApp кебек мессенджерларны куллану кебек гамәлләр әсәрнең безнең көннәрдә язылганын аерымачык күрсәтә. Спектакльне сәхнәгә куючы режиссер, Татарстанның атказанган артисты Илфат Камалиевның да актерлар белән бергә элемтәдә булып, аларның костюмнарын бүгенге көнгә тәңгәл китереп ясаганын күрәбез.

Театрлар әлеге темага еш алынмыйлар. Әгәр хәзерге вакытта Казан дәүләт яшь тамашачылар театрында (ТЮЗ) улы наркомания афәтеннән җәфа чиккән ана тарихы турында “Семья Романа” спектакле барса, Кариев театрында 26 октябрьдә куелган “Ут чәчәге” премьерасыннан кала, Ренат Әюпов сәхнәләштергән “Алхимик” спектакле дә ак үлем турында бәян итә.

“Ут чәчәге” пьесасы яшүсмерләргә, хәтта күбрәк әти-әниләргә дә багышланган. Наркомания афәтенә кагылган әлеге спектакль шәһәр кызы Мәликә һәм ул эләккән ятьмә турында. Хәер, әлеге спектакльне ак үлем турында гына, дип әйтү дөрес түгел. Замана шаукымына ияреп, һаман акча һәм эш, дип чапкан әти-әниләр, аларның балалары белән мөнәсәбәте турында да ул әлеге спектакль. Мәңгелек тема булып саналган аталар һәм балалар темасына биредә дә шактый урын бирелә.

Мелодраманың беренче пәрдәсендә үк без төп героиня Мәликәнең (Рузанна Хәбибуллина) пәрәвез сыман ятьмәгә эләгеп, чыга алмыйча азапланганын күрәбез. Упкынны сурәтләгән әлеге мизгел спектакльдәге кайбер карталарны ачып сала. Режиссер алдан ук безгә персонаж тормышын бераз сурәтли. Патша урындыгы сыман биек булган кәнәфи кызыл төстә булуы шуны күрсәтә. Ягъни реквизитлар спектакльнең асылын ачарга ярдәм итә.

Мәликә – җитеш тормышта үскән студент кыз. Әтисе белән юллары аерылгач, әнисе, әти назын тоймаганга күрә, тормышта теләгән бар нәрсәсе булсын өчен, кызны акча белән даими тәэмин итә. Хәтта картасына акча күчергәндә дә, нәрсәгә кирәклеге турында сорамый, гомумән, кызының тормышы белән кызыксынмый.

Ә Мәликәнең әнисе – Миләүшә Бариевна ролен башкарган Татарстанның атказанган артисты Гөлнара Абитова бу рольне ышандырып уйный ки, таләпчән, усал, кырыс ханымны башкарган артистны тормышта да шундыйдыр, дип уйламый калмыйсың. Кызына минут саен “Отстань от меня!” дип кычкырган әнине битәрләп кенә түгел, кайчак кызганып та куясың. Аның кызы белән эчкерсез рәвештә аралашасы, бер дә эч серләрен бүлешәсе килми микәнни соң? Мәликә дә бит әнисенә бу ситуацияне аңлатырга тырыша: “Әни, мин синең белән матур итеп сөйләшәм, син минем белән сөйләшмисең”, дип кабатлый. Ә әнисенә иң мөһиме – тормышта ут чәчрәтеп яшәү, акча эшләү алгы планда кала. Веняны башкарган Дилүс Хәкимҗанов та образына туры килеп тора! Мәликәне ак үлем белән “тәэмин итүче” “наркобарон”ның кыланмышлары үзеннән-үзе аның “текә”леге, тормышта бар нәрсәне татып карарга әзер булуы хакында сөйли.

Төп героиняның тормышын 21нче гасырда яшәгән һәр бала үзенеке белән чагыштыра ала: гаджетлар, әти-әни назы җитмәү, йөрәк парәләрен рәхәт тормышта яшәтү өчен ата-аналарның акча эшләү артыннан чабуы – уйлап карасаң, бу ситуация кемнең тормышына гына туры килми икән соң? Тиен кебек тормыш тәгәрмәчендә әйләнеп, чын тормышның тәмен татымау һәркемгә дә таныш бит ләбаса!

Наркотиклар кулланганнан соң Мәликәне бөтенләй алмаштырып куялар диярсең. Һәм шул вакытта сәхнәдә “ут чәчәк”ләре” пәйда булып кыз өстенә иләк аша он (наркотик образы) сибелә. Шул вакытта яшьләр арасында популяр булган Айгелнең “Буш баш, буш кесә” җыры яңгырый. Әйтерсең лә, шушы матдә Мәликәнең аңына үтеп кереп, аның әдәп-әхлак сыйфатларын да юкка чыгара. “Буш баш, буш кесә” сүзләре дә шуңа ишарәли: башында да акыл азая, кесәсе дә бушаган.

Спектакльдә театрның яшь составы белән беррәттән урта буын артистлары уйный. Ә яшь актриса Рузанна Хәбибуллина өчен бу – беренче җитди роль, дисәк тә була.

Сценографиягә килгәндә, спектакльдә яктылык бизәлеше аеруча истә кала. Чөнки геройны алгы планда, аның фикерләвен аерымачык итеп күрсәтәсе килгәндә, төп яктылык нәкъ менә аңа төшә. Постановкада социаль контекстның алгы планда икәнлеген күрәбез. “Ут чәчәге” – бүгенге тормышта һәркем эләгергә мөмкин ситуация. Биредә беркем дә искәрмә була алмый. Әлеге упкынга эләкмәү кешенең ихтыяр көченнән, гаиләдәге иң якыннары белән мөнәсәбәтләрнең нинди булуына да бәйле, әлбәттә. Тамашаның мәгънәсен аның исеменә үк салынган. “Ут чәчәге” – наркотик, сине үзенә тартып, чоңгылына алып кереп китәргә күп сорап тормый. Иң мөһиме – ихтыяр көче табып, шушы упкыннан чыга алу, якыннарыңның сине аңлавы. Ярый ла, Мәликә дә, әнисе Миләүшә Бариевна да бу хакыйкатьне соңлап булса да аңлый. Тик бу озакка барырмы? Тагын тормыш тәгәрмәченә утырып, онытылып, тагын шушы хәлләр кабатланмас, дип кем гарантия бирә ала? Күбебез проблеманың чыннан да, тирәндә булуын аңлагач кына, аны чишәргә керешәбез, хәл иткәч, үзебезгә дәрес алсак та, соңыннан элеккеге “режим”га кайтабыз. Әнә, Миләүшә Бариевнага сәркатип булып урнашкан Фатыйма (Альбина Гайзуллина) да тиктомалга гына “Бу байларның бөтен тормышлары шундый ясалма, әйтерсең лә курчак уены”, ди. Чыннан да шулай түгелме соң? Биредә күбрәк акча эшләү, егылганчы эшләү ярылып ята бит.

Спектакльнең хореографиясенә килгәндә, аны театрның балетмейстеры Нурбәк Батулла куйган. Сезон ачылышы уңаеннан, узган матбугат очрашуында ук яшүсмерләрне театрга җәлеп итәргә кыен булуы, шуңа да заманча элементлар куллану, ихласлык белән җәлеп итеп булуы турында әйткән иде. Чыннан да, спектакльдәге биюләр – нәкъ замана яшьләре стилендә. Персонажлар да дискоклублардагы музыкага бии. Шунысы игътибарга лаек, хореографик өлешләр өчен рус яки чит ил музыкасы түгел, ә татар телендәге диско стильдәге музыка сайлап алынган. Мисал өчен, Айгел җыры.

Постановканың ахырында күңел ниндидер кульминацион чишелеш көтте. Әмма, кызганыч, ул булмады. Барысы да көтелгәнчә тәмамланды. Бәлки режиссер Мәликәнең тормышын уңышлы тәмамландырып, “Нинди генә ситуация булмасын, аның һәрберсендә уңай чыгу юлын табып була”, дип әйтергә теләгәндер… Әмма тамашачыга сәхнәдән ныграк тәэсир итү кирәк булгандыр, мөгаен.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Чыганак: "Ялкын" журналы