«Ут чәчәге» премьерасыннан соң туган уйлар: бәхетсез балалар гына наркоман буламы?

«Ут чәчәге» премьерасыннан соң туган уйлар: бәхетсез балалар гына наркоман буламы?

Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры сезон ачылышы вакытында ук тамашачыны шаккатырачаклары турында әйткән иде инде. Зиннур Хөсниярнең «Ут чәчәге» пьесасы буенча куелган театрның беренче премьерасы да нәкъ менә шундый шаккатыручы спектакль булды. Төп герой Мәликә (Рузанна Хәбибуллина): «Буш баш, буш кесә», – дип җырлый-җырлый, сәхнә буйлап арлы-бирле сикереп йөри, башка актерлар әллә нинди оятсыз хәрәкәтләр ясый...

«Ут чәчәге» – наркомания афәтен чагылдыручы спектакль. Студент кыз Мәликә, әтисен югалтканнан соң, наркотиклар ятьмәсенә эләгә. Бер караганда, наркомания – шактый тапталган тема. Наркотиклар турында спектакль куеп, берәүне дә шаккатырып булмый хәзер. Шулай да, спектакльнең режиссеры – Татарстанның атказанган артисты Илфат Камалиев, спектакльнең асылына төшенү өчен, тирәндәрәк казынырга куша. Аныңча, спектакльдә төп проблема – наркомания түгел, ә кешеләрнең бер-берсенә булган битарафлыгы.

– Менә шул битарафлык аркасында әнисе белән уртак тел таба алмаганга, Мәликә наркотиклар тозагына эләгә дә инде, – ди Илфат Камалиев.

 Мәликәгә беренче караганда «бу нинди сәер бала соң?» дигән фикер туа. Миңа, гомумән, ул кеше түгел, ә мәче баласы булып күз алдына килде. Тибеп җибәрәсең, ә ул яңадан килеп синең аягыңа сарыла. Менә Мәликә дә шулай, әнисен кочакларга дип бер талпына, анасы: «Отстань!» – дип кире бәреп җибәрә, икенче тапкыр сарыла, анасы тагын да катырак бәрә, Мәликә тагын килә... Белмим, ничә тапкыр куып җибәргәндер аны анасы үз яныннан. Ләкин бу җан өшеткеч кырыс күренеш спектакльнең ахырына кадәр дәвам итте. Ихтыярсыздан, әниләр мондый булмый бит инде, дип, спектакльне туктатып торасы килде. Буладыр. Югыйсә баласын ташлап киткән, нарасыйларын аракыга, сөяркәгә алмаштырган аналар да булмас иде. Бу очракта зур сәүдә йортын җитәкләгән Миләүшә Бариевна (Татарстанның атказанган артисты Гөлнара Абитова) баласын акчага алыштырды.

Сценарий авторы Зиннур Хөснияр, әсәрнең нигезендә курку хисе ята, дигән фикердә.

– Курку – адәм баласын тарката, шул ук вакытта ул аны саклый да. Кеше һәрвакыт үзе өчен, балалары, оныклары өчен куркып яши. Адәм баласы курку аркасында атом бомбасы уйлап чыгарган. Наркомания дә шул курку, куркытуның бер алымы инде. Мәликәнең әнисе Миләүшә Бариевна да, идарә дилбегәсен югалтырмын, бөлгенлеккә төшәрмен, дип, һәрвакыт куркып яши. Пьесаны язарга миңа кечкенә генә бер татар авылында булган вакыйга этәрде. Берничә малай мунчага кереп наркотик кулланган һәм шунда «передоз» аркасында үлеп киткән иде. Бу вакыйганың аеруча да авылда булуы күңелгә тиде минем, – ди Зиннур Хөснияр.

Спектакльдә кайбер персонажлар – Миләүшә Бариевнаның дус кызы Луиза (Гөлнара Фазылҗанова), аның егете Веня (Дилүс Хәкимҗанов) – рус сүзләрен кыстырып сөйләшә. «Текә»рәк персонажларны русча сөйләштерүне тамашачының ышанычын арттыру өчен эшләнгән алым дип аңладым.

Спектакльнең сәхнә һәм музыкаль бизәлеше дә игътибарга лаек. Күренешләр кара фонда бара. Сәхнә бары тик пәрәвез җепләре (наркотикларны әнә шул пәрәвез белән тиңли режиссер) һәм тәхет сыман кәнәфиләр белән генә бизәлгән. Кызыл кәнәфиләр бер-берсе белән тоташкач, ут чәчәге формасына керә. Алар, үзенчә, спектакльнең символы булып тора. Мәликә һәм аның дусты Ринат (Илназ Хәбибуллин) башкарган җырларны Нурзадә иҗат иткән. Җырчы өчен бу театр белән беренче хезмәттәшлек. «Алтын битлек» премиясе лауреаты Нурбәк Батулла Мумбай һәм AYGYUL җырларына биюләр куйган. Режиссер белән хореограф наркотиклар куллану күренешен нәкъ менә бию аша күрсәтергә тырышкан. Спектакльдә барган дискәтүк күренешләре, заманча биюләр, актерларның заманча ишарәләре яшьләр күңеленә хуш килер, минемчә. театрга чеметеп ала торган әнә шундый бер дуамаллык, экспериментлар җитми иде.

Премьерага Камал, Тинчурин театры актерлары да килгән иде. Татарстан Республикасының атказанган актеры Ирек Хафизов спектакльне тормыш иптәше Гөлчәчәк Хафизова белән тамаша кылды. Алар спектакльгә балаларын да алып килмәкче.

– Безнең балалар мондый гына «каты» спектакльләрне аңлар дәрәҗәдә инде. Спектакльне аек акыл белән карап, үз фикерләрен әйтә алырлар дип уйлыйбыз. Бик вакытлы, бик мәгънәле, тәрбияви спектакль бу. Безнеңчә, аны театр кысаларыннан чыгарып, мәктәпләрдә дә күрсәтергә кирәк, – дигән фикердә актерлар.

Кояшта да таплар бар дигәндәй, спектакль дә кимчелекләрсез булмый инде. Кайбер сюжет линияләре төгәлләнеп бетмәде кебек. Әйтик, Мәликәнең әтисе ягыннан булган бертуган апасы Фатыйманың (Альбина Гайзуллина) язмышы ничек төгәлләнә? Нәтиҗәдә акцияләр аңа каламы? Мәликә һәм аның әнисе белән уртак тел таба алачакмы ул? Миләүшә Бариевна да ахыр чиктә Гаязны (Татарстанның атказанган артисты Илнар Низамиев) сайладымы, әллә Әкбәрнеме (Фернат Насыйбуллин)? Анысы да мәгълүм түгел. Нәтиҗәдә, «нәрсәдер җитеп бетмәде...» дигән тоемлау белән кайтып китәргә туры килде театрдан.

Премьераны кабат 4, 22 ноябрьдә күрергә мөмкин. Бәлки сездә спектакль башка фикер калдырыр?

Автор: Алисә Шәрәфиева

Чыганак: "Шәһри Казан" газетасы