Кариев театры наркоманияне пәрәвез белән чагыштырды

Кариев театры наркоманияне пәрәвез белән чагыштырды

Йә, Раббым, мондый афәттән саклый күр» – 26нчы октябрь көнне Габдулла Кариев исемендәге Яшь тамашачылар театрында узган премьерадан соң, тамашачының күңелендә шундый уй туды. Арттырып әйтү түгел: олы яшьтәге апаларның күзләрендәге яшь бөртекләрен без дә күрдек.

Кариев театры озак вакытлар үзе турында сиздермәсә дә, бу елның көзеннән башлап, дәррәү кубып аның турында сөйли башлаулары һәрберебезгә дә мәгълүм. Театрның директоры Гүзәл Сәгыйтованың «зур үзгәрешләр һәм бик күп премьералар көтелә» диюен дә хәтерлидер укучыларыбыз, чөнки бу хакта бик тәфсилле итеп язган идек («Өзелгән җепләрне ялгыйсы иде» – Кариев театры нәрсә турында хыяллана?», №39, 26 сентябрь, 2018). Сезонның беренче премьерасы – язучы Зиннур Хөсниярның «Ут чәчәге» пьесасы буенча куелган спектакльгә дә зур өметләр баглап килгән иде халык.

Габдулла Кариев исемендәге Казан дәүләт театры «яшь тамашачылар театры» дигән исем астында эшләп килсә дә, премьерага килүчеләр арасында яшьләр бармак белән генә санарлык иде. Бу – яшьләр театрга йөрми дигән сүз түгел, әлбәттә. Бары тик олы яшьтәге абый-апалар аларга караганда өлгеррәк булып чыккан: әнә бит, күбесе билетларны интернет аша гына сатып алган! Фикер алышу һәм күптән күрмәгән танышларыңны очрату өчен дә менә дигән урын бит ул театр. Шуңа да гөрләшеп гәпләшкән әби-бабайларны, спектакльнең нинди булачагы турында баш ваткан апаларны очратырга туры килде. Алардан тыш «Ут чәчәге»нә Тинчурин театры артистлары Гөлчәчәк һәм Ирек Хафизовлар, Камал театры артисты Венера Шакирова да тамашачы буларак килгән иде.

Татарча хәл-әхвәлләр сорашып торучылардан тыш, премьераны карарга дип башка милләт кешеләре килгән иде. Хәер, моның белән бүген берәүне дә шаккаттырып булмас. Татарчаны аңламыйсың икән, спектакль башында ук сиңа бирелгән наушникны аласың, колагыңа киясең һәм синхрон тәрҗемәне тыңлыйсың. Кызганыч, татарларга мондый наушниклар бирелмәде, спектакль барышында ике сүзнең берендә кулланылган урыс сүзләрен татарчага үз башыңда гына тәрҗемә итеп утырырга туры килде.

«Ут чәчәге» – авыр эчтәлекле спектакль. Әнә, Мәликә ролен башкарган Рузанна Хәбибуллина, үзенең көчсезлегенә һәм мескенлегенә чыдаша алмыйча, сәхнә буенча чабып йөри. Ул чабуның да ниндие бит әле – гади йөгерү түгел, ә бөтен хис-кичерешләрен бию хәрәкәтләре аша күрсәтү.

– Әсәр наркомания темасын яктырта. Режиссер буларак, минем баланың наркотикларны ничек кулланганын, аннары ничек җәфа чиккәнен күрсәтәсем килмәде. Шуңа да без балетмейстер Нурбәк Батулла белән бу авырлыкларны, баланың сынуын бию аша сурәтләргә дип уйладык. Тату сәнгатендә пәрәвез һәм үрмәкүч сурәте наркоман дигәнне аңлата, шуңа да төп героиня Мәликәне шул үрмәкүч пәрәвезенә чолганган итеп күрсәттек, – дип сөйләде Татарстанның атказанган артисты – әлеге спектакльне сәхнәгә куючы-режиссер Илфат Камалиев.

Мәликәне гел телефоннан сөйләшеп, акча табу нияте белән янып йөрүче әнисе Миләүшә дә (Гөлнара Абитова), кызга гашыйк егет Ринат та (Илназ Хәбибуллин) «ут чәчәге» тәэсиреннән коткара алмый. «Начар юлга кермичә, наркотиклар корбанына әйләнмичә күңел яраларын ямарга мөмкин» дигән фикер күбесенчә яшь тамашачыларга юлланган булса да, спектакльдән һәркем дә үзенә әйтеләсе фикерне ишетте, тиешле нәтиҗә ясады.

– Мәликә образына карап, бик күп нәтиҗәләр ясарга өлгердем. Шуның берсе – әлбәттә, наркотиклар, алкоголь эчү, тәмәке тарту кебек начар гадәтләр белән мавыкмау. Икенче яктан, театрда яшьләрнең күбрәк уйнавы һәм әле шул кадәр оста уйнавы шаккаттырды! – дип белдерде премьерага килгән 16 яшьлек Айсылу Рәхмиева.

Яшьләр хозурланып карап утырган кебек тоелса да, күпләре әле бу спектакльне аңлар дәрәҗәдә түгел иде. Спектакль күренешләре алмашыну вакытында арткы рәтләрдән кемнеңдер пышылдап кына: «Кайчан бетә соң?» – дигән нечкә тавышы ишетелде. Бәлки аңламаган, бәлки аңларга теләмәгәндер ул бала. Ләкин дөресен әйтик: спектакльгә бер тапкыр да бармаган яшьләрне «Ут чәчәге»нә алып килү дөрес булмас. Иң беренче ата-аналарга, йә булмаса укытучыларның үзләренә карарга кирәктер.

Яшьләр театры булсын да, яшьләр ярата торган җырлар яңгырамасын, ди. Шуңа да спектакль барышында «AIGEL» дуэтының яшьләр өчен язылган һәм дискәтүкләрдә куела торган җырларын ишетергә туры килде. Әбиләр әйтмешли, «дөбер-шатыр» җырлар. Ләкин бу очракта җырлар пьесаның эчтәлегенә бернинди хилафлык та китермәде.

– Театрларга күп йөрим. Дөресрәге, еш йөрергә тырышам. Ләкин моның кадәр көчле һәм мәгънәле спектакльне караганым юк иде. Пьесаның темасы бүгенге көндә бик актуаль. Кем әйтә ала: тагын кайсы театрда наркотиклар корбанына әйләнгән кеше тормышын сурәтләгән күренешләр бар? – дип сөйләде өлкән яшьтәге Мәрьям апа. «Ә «яшьләрски» җырлар сезгә комачауламадымы?» дигән сорауга ул: «Юк. Күзләр һәрдаим төп героиня Мәликәдә булган кебек, колак та гел аның күңел халәтен генә ишетте», – дип җавап кайтарды.

Шыгрым тулы зал, аягүрә басып кул чабулар, биш минут буе тынмаган алкышлар, театр артистларының көләч йөзләре, аларга бүләк ителгән чәчәк бәйләмнәре, кайберәүләрнең күзләрендәге яшь бөртекләре – болар барысы да Габдулла Кариев театрында уйналган «Ут чәчәге» спектакленең уңышы түгелме? Мондый адымнар белән дәвам итсә, бу театрның яулыйсы үрләре һәм зал тулы тамашачысы күп булыр әле!