«Өзелгән җепләрне ялгыйсы иде» – Кариев театры нәрсә турында хыяллана?

Берара татар театр сәнгатендә Кариев театры онытылып торган иде. Дөрес, ул үз эшен туктатмады, спектакльләр чыгарып тордылар, мәктәпләргә һәм балалар бакчаларына йөрделәр, хәтта армиядә хезмәт итүчеләр янына да бардылар. Ләкин шулай да бу театр арткы планда кала бирде. Бу аңлашыла да, Камал, Тинчурин, Әлмәт, Түбән Кама, хәтта кечкенә генә Әтнә театры фонында да Кариев театры тоныграк күренә. Ләкин соңгы вакытта бу театр турында сөйләшә башладылар. Гади сөйләшү генә дә түгел, эш башланды. Апрель аенда Кариев театрына бина бирелгән булса (ничә ел чегән тормышы белән тегеннән монда күченеп яшәгәннән соң, ниһаять!), күптән түгел директоры да алышынды. Элеккеге директор Мансур Ярмиев урынына Гүзәл Сәгыйтова билгеләнде.

Гүзәл Сәгыйтова исеме татар дөньясында, аеруча яшьләр арасында яхшы таныш. ТНВ телеканалында озак еллар «Мәдәният дөньясында» тапшыруын алып барды ул. Ә соңгы елларда «Калеб» проектының «әнкәсе» буларак танылды. «Калеб» – яңа буын татар иҗатчылары белән таныштыра, аларны бер мәйданга җыя торган мәйдан. «Калеблеләр» биш ел дәвамында шактый кызыклы проектлар оештырып килделәр, шактый яшь иҗатчыга юл ачтылар. Һәм менә шул дөньяда кайнаган Гүзәл Сәгыйтованың Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрына җитәкче итеп билгеләнүе берәүдә дә сорау уятмады. Яшьләр театрын нәкъ менә Гүзәл кебек кеше җитәкләргә тиеш, дип кабул иттек.

Дөресен генә әйткәндә, Кариев театры бармы – бар иде. Яшьләр театры дигән билгеләмәсен күп очракта әйтеп тә тормый идек. Яшүсмерләр, балалар өчен спектакльләре булса да, театрда күптән инде кан алышынганы юк иде. Яшь артистлар килә, ләкин алар озакка тукталмый. Чөнки Кариев театрында акча мактанырлык түгел – моны һәркем белә. Шуңа күрә өметле артистларның кайсы башка театрларга китте, кайсы тамада булып йөри башлады. Иң элек узган ел театрга Нурбәк Батулла килгәч аһ итеп куйдык. Санкт-Петербургта укып кайткан Нурбәк күләгәдәге Кариев театрына хореограф булып урнашты. Менә хәзер Гүзәл. Яшьләр театры чыннан да яшьләрнекенә әйләнергә мөмкин, дигән ышаныч барлыкка килде. Алга китеп булса да, шуны әйтик: икеләнү тамашачыда гына түгел, Нурбәкнең үзендә дә булган икән. «Моңарчы да бу театрда эшләсәм дә, үземне аның бер вәкиле итеп хис итми идем. Ә Гүзәл килгәч хәл үзгәрде. Элек «Кариев театрына барыгыз» дип әйтә торган булсам, хәзер «безгә килегез» дип сөйләшә башладым», – диде Нурбәк узган атнада булган матбугат очрашуында.

«ЮБИЛЕЙГА ПОДВАЛДАГЫ ТАРТМАЛАРНЫ ЧЫГАРЫРГА КИРӘК»

Быел театрның җаваплы елы. Бердән, яңа директорны сынаячаклар. Бездә шулай бит: яңа кеше билгеләнүгә, аннан үзгәрешләр, яхшырту көтә башлыйлар. Ә икенчедән, быел Кариев театрының юбилее – 30 еллыгы. 22нче декабрьдә – татар театры көнендә зурлап билгеләп үтәргә уйлыйлар юбилейны.

Матбугат очрашуында сезон яңалыклары турында да сүз булды. Гүзәл Сәгыйтова үзенең репертуарга бик сак каравын, әлегә иҗат эшенә кысылмавын әйтте. Иҗат яңалыклары белән режиссер Ренат Әюпов таныштырды. Бу сезонга өч премьера әзерлиләр икән. Беренчесе – Гаяз Исхакыйның «Кәҗүл читек» әсәре, икенчесе – Фирдәүси белән Низаминың «Ләйлә белән Мәҗнүн»е, өченчесе – Камил Кәримовның «Алтын шайба» исемле әсәре. Анысы Кариев театры заказы буенча махсус язылган сатирик комедия. Хатын-кызлар хоккее турында, дип кызыктырып та куйдылар. Бу өч спектакль «Бердәм Русия» гранты акчасына эшләнә икән.

Театрның быелгы сезоны 4нче октябрь көнне 13.00 сәгатьтә «Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте» спектакле белән башланып китә. Ә бу елның иң беренче премьерасы 26нчы октябрьгә билгеләнгән: «Ут чәчәге» (авторы – Зиннур Хөснияр) бүгенге заманның иң актуаль проблемаларының берсе – наркомания турында.

Театрның иң өлкән шәхесе – Татарстанның халык, Русиянең атказанган артисты Нуриәхмәт Сафин юбилей турында сүз кузгатты. «Безнең театрның тарихы 1987нче елның июлендә башланган иде. Ул вакытта әле дәүләт театры түгел, СПТУ-3 базасында эшли торган театр. 1991нче елда дәүләт театры статусы бирелде. Кая гына бармадык та, кайда гына йөрмәдек инде без! Ничә бина гына алыштырдык. Кызганыч, шулай күченеп йөрү аркасында тарихи документларны, фотоларны да саклап булмады. Хәзер алар урыс ТЮЗы подвалында тартмаларга шыплап тутырылган килеш ята. Аларны юбилейда кулланып булса ярар иде инде», – диде ул.

ҮЗГӘРЕШЛӘР БУЛАЧАК

Журналистларны, әлбәттә инде, үзгәрешләр кызыксындырды. Кариев театры урнашкан Офицерлар йортының каршысын койма белән әйләндереп алганнар – яңа брусчатка җәеп яталар икән. Ә тагын нинди үзгәрешләр булачак соң? Гүзәл Сәгыйтова үзгәрешләргә бик сак киләчәкмен дисә дә, алар булмый калмаячак, билгеле. Үзгәрешләр фойедан ук башланачак. Сүзнең дөресе кирәк, хәзерге Кариев театрының фойесы бик күңелсез. Зур көзге һәм труппа артистларының портретларыннан башка бернәрсә дә юк анда. Ә бит бу яшьләр театры. Яшьләрне бусагадан ук «тотып алып», кызыксындырмасаң, башкача театрга китертеп булмый да торгандыр. Менә шуны аңлап, Кариев театры конкурс игълан иткән: театрга тулысынча ребрендинг уздырырга һәм фойены бизәргә телиләр. Студентлардан идеяләр көтәләр. Иң яхшы идея авторына 30 мең сум премия каралган.

Шунысы да бар: Кариев театры бинасына үзбелдекләнеп үзгәрешләр кертергә ярамый да әле. Бу бина бирелгәч, режиссер Ренат Әюпов: «Бер залны эксперименталь зал итеп эшлисе килә», – дип хыялланып сөйләгән иде. Аңа рөхсәт булмады. Кече зал да эшли алмыйлар – залы бар барын, ләкин анда 50 кешедән артык кеше кертергә ярамый, ди (бина проект буенча клуб буларак кабул ителде). Тарихи бинаның тышына бөтенләй кагылырга да ярамый. Эчендә дә стенасына рөхсәтсез кадак та кагу тыела. Югыйсә стенаны төрле шрифтлар белән бизәргә дигән идея булган – яшүсмерләр үзләре әйткән моны. «Ләкин без алай эшли алмыйбыз», – ди Гүзәл Сәгыйтова. Шуңа күрә кадак какмый, стена буямый гына кертеп була торган үзгәрешләрне уйлыйлар.

Шулай да бөтенләй дә кагылгысыз килеш калмаган икән бина. Режиссер Ренат Әюпов батырлыгы инде: беренче каттагы Ленин барельефын Габдулла Кариевныкы алыштырган. «Башта Ленинны Кариев итеп үзгәртмәкче идек – барып чыкмады. Аннары Ленинны каплап, Кариев портретын элеп куярга уйладык – ләкин ул без теләгәнчә түгел иде. Аннары Ленинны бөтенләй җимереп, Кариевны ясап куйдык. Моңа министрлык та, шәһәрнең архитектура идарәсе дә бик каршы төшкән иде, ләкин без моны эшләдек. Мин моны үземнең зур җиңүем дип саныйм», – дип сөйләде Ренат әфәнде.

Үзгәрешләрне дәвам итсәк, театрга яңа кан кертергә җыеналар. Киләсе елга планлаштырылган өч премьерага да читтән режиссерлар чакырмакчылар. Моңарчы балалар бакчаларында урысча спектакльләр дә куйгалаганнар икән, хәзер фәкать татар телендә генә буласы ди – яңа директорның позициясе шундый. Театрга «Калеб» проектлары да килеп керер, мөгаен – Гүзәл Сәгыйтова шулайрак әйтте. Шул ук вакытта Кариев артистларын «Калеб» проектына җәлеп итүне дә уйлыйбыз, диде. «Калеб»не хәтта Кариев театрының филиалы итеп теркәү турында да сүз булган. Мәдәният министры Ирада Әюпова да шулай киңәш иткән. Ләкин аның үз юридик нечкәлекләре бар шул. Филиал булып теркәлсә, «Калеб»нең юридик адресы Әлмәт яки Чаллыда урнашырга тиеш булып чыга.

Тагын балачак студиясе дигән нәрсә оештыру уе да бар. Бу яңалык түгел: заманында мәрхүм Шамил Зиннур улы Закиров аны оештырып йөргән иде. Кариевлылар шуны кире торгызмакчы. Бәлки, балачак түгел – яшүсмерләр, яшьләр студиясе булыр ул. Иң мөһиме – яшьләр өчен мәйдан булуын телиләр. Хәзер дүрт күз белән төп бина янәшәсендә урнашкан китапханә бинасына карап торалар. Ул әлегә Кариев театрыныкы да, хәтта Татарстанныкы да түгел – Русиянең Саклану министрлыгы карамагында. Офицерлар йортын алу артыннан ничек йөргән булсалар, китапханә бинасы артыннан да шулай йөрисе булачак. Бу эш Гүзәлнең нәфис җилкәсенә төшәчәк инде.

«ХЕЗМӘТ ХАКЫН АРТТЫРЫРГА ТЕЛИМ»

Гомумән, Гүзәл Сәгыйтовага бик күп кешенең өмет тулы күзләре төбәлгән. Режиссер Ренат Әюпов «Минем бөтен өметем Гүзәлдә», – ди. 52 ел гомерен театрга багышлаган Нуриәхмәт Сафин: «Театрга яшьләр килүенә шатланып туя алмыйм», – ди. Артистларда да өмет уты барлыкка килгән. «Монда килүемнең бер сәбәбе – артистларның һәм театрда эшләүчеләрнең хезмәт хакын арттыру. Татар актеры кимсенеп яшәргә тиеш түгел. Башка театрлардагы кебек алсалар, кариевлылар да канәгать булып яшәрләр иде. Ә акчада аерма булганда, артист кимсенә башлый. Артистларныкын гына түгел, башка хезмәткәрләрнекен, режиссерныкын да арттырасы иде. Ренат Әюпов – иң әз гонорар алучы режиссер», – ди бит Гүзәл.

Ә Ренат Әюпов акча мәсьәләсеннән бигрәк, башканы күтәрде. «7 ел чегән тормышында йөреп, тамашачы белән контакт югалган иде. Хәзер безнең төп максат – менә шул контактны торгызу, өзелгән җепләрне ялгау», – диде ул. Үз бинаң булмагач, кеше почмагында яшәгәч, хәтта үзең теләгәнчә ут та куя алмагач, тамашачыны тотып тору кыен шул ул. Бигрәк тә 14-18 яшьтәгеләрне. Ә бит Кариев театры, ни генә дисәк тә, беренче чиратта шул яшьтәге аудиториянеке. Камал, Тинчурин театрларына тамашачы үстереп бирә торган мөһим рольне үтәргә тиеш бит Кариев театры. Бездә яшүсмерләр өчен татар әдәбияты да юк, бәлки, театры, театры гына да түгел – үзләренә иҗат итү мәйданы, ниһаять, барлыкка килер, дигән өметтә калабыз.

Автор: Фәнзилә МОСТАФИНА

Чыганак: "Безнең гәҗит"