Премьера белән!

Премьера белән!

Бүген, 30 ноябрьдә, Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында «Кәҗүл читек» спектакленең премьерасы! Котлыйбыз!

Спектакльнең режиссеры – Ренат Әюпов, рәссам – Илшат Вильданов, композитор – Миләүшә Хәйруллина, инсценировка – Нәзифә Кәримова. Артистыбыз Ләйсән Закированы дебюты һәм Миләүшә Хәйруллинаны беренче тапкыр репертуар спектакльнең музыка авторы булуы белән тәбрик итәбез!

Без спектакль күрсәтү белән генә чикләнмичә, килгән кунакларны чәй һәм коймак белән дә сыйладык. Сезне иртәгә, 1 декабрьдә, премьераның 2нче көнендә көтәбез!