Закирҗанова Рәмзия Зирәк кызы

Закирҗанова Рәмзия Зирәк кызы

Татарстан Республикасының атказанган артисты (2011 ел)

Татарстан Республикасы Театр Әһелләре Берлеге әгъзасы.

1961 елның 10 маенда Татарстан Республикасының Азнакай шәһәрендә туа.

1981 елны Казан театр училищесын тәмамлый.

1981-1992 елларда Г. Камал театрында да эшли.

1992-2007 елларда уннан артык татарча телевизион нәфис фильмнарда төрле рольләр башкара.

Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында 2007 елның 2 февраленнән эшли.

“Терәк һәм таяныч” номинациясендә” Татарстан Республикасы Хөкүмәте ГРАНТы иясе (2015).

Рольләре:

-    Хатын – “Көзебезнең язы” (Р.Шариф, 2003); 
-    Массовка - “Король Лир” (У.Шекспир, Н.Исәнбәт тәрҗ., 2006); 
-    Сөт сатучы хатын, Ида Борисовна – “Умырзая” (Р.Харис, 2008); 
-    Убырлы – “Кышкы әкият” (Ш.Фәрхетдинов, 2008); 
-    Бәдига – “Галиябану” (М.Фәйзи, 2009); 
-    Фисалия – “Ничек миллионер булырга?” (М.Гыйләҗев, 2009); 
-    Гыйльми – “Башмагым” (Т.Гыйззәт, 2010); 
-    Миңнури – “Улыбыз өйләнә, без аерылышабыз” (И.Юзеев, 2010); 
-    Нәгышбикә – “Җиде кыз” (Н.Исәнбәт, 2011); 
-    Гүзәлия – “Нигез ташлары” (Т.Миңнуллин, 2012); 
-    Тренер – “Ак Барс маҗаралары” (Х.Ибраһим, 2012); 
-    Серафима Семеновна – “Казан ятиме” (Р.Зәйдулла, 2014); 
-    Миңзифа – “Кичер мине, әнкәй” (Р.Батулла, 2015); 
-    Фатыйма – “Артист” (Р.Зәйдулла, 2016); 
-    Нурзидә Мөбәрәковна – “Супер кияү” (Т.Миңнуллин, 2017). 

Фильмография
Телевизион фильмнар 
- Үзбәк кызы Алтынай – «Шәфкать» (М.Маликова, 1983);
- Биюче – “Хуҗа әфәнде өйләнә” (Г.Камал, 1984); 
- Рәссам – “Егетлеккә бер адым” (М.Маликова, 1985); 
- Солдат хатыны – “Намус” (Инс. А.Зарипов, 1985); 
- Кыз – “Җомга көн кич белән” (А.Гыйләҗев, 1987); 
- Рушания – “Тын бакчада” (К.Тимбикова, 1988); 
- Активистка – “Габбас хәзрәт” (А.Зарипов, 1989); 
- Света – “Кияү” (Т.Галиуллин, 1999); 
- Сания – “Яланаяклы кыз” (12 серия) (Р.Шәриф, 2007); 
- Режиссер ярдәмчесе – “Күк капусы ачылганда” (Р.Батулла, 2012);
- Укытучы – “Тутык кыңгырау” (Ф.Галиев, 2013); 
- Гөлсинә – “Сиңа киләм” (Н.Җамали, 2013);
- Апа – “Рудольф Нуриев. Балачак” (Ф.Дәүләтшин, 2014); 

Нәфис фильмнар
- Сөяркә – “Китәм димә” (Н.Гиматдинова, 2000); 
- Эльмира – “Упкын” (Р.Нәҗмиев, 2002); 
- Тамара – “Ашыгыч ярдәм” (Г.Каюмов, 2002); 
- Венера – “Язмыш шаяруы” (Ф.Җиһаншин, 2003); 
- Сәгыйдә – “Кешечә яшик” (Аманулла, 2004); 
- Урам себерүче – “Язмыштан узмыш юк” (Р.Шәриф, 2006); 
- Шәфкать туташы – “Дилемма” (М.Гыйләҗев, 2007); 
- Хатын – “Кабан күле хәзинәсе” (2007); 
- Килен – “Бабай” (М.Гыйләҗев, 2008); 
- Оланның чын анасы – “Бичаракай” (Р.Батулла, 2009); 
- Нәфисә – “Мәдинә. Мәхәббәт сынаулары” (Ф.Дәүләтшин, 2009); 
- Җырчы – “Бөркетләр” (М.Гыйләҗев, 2009); 
- Кадрия – “Алтын шимбә” (А.Хаиров, 2010); 
- Укытучы – “Тутык кыңгырау” (Ф.Галиев, 2013); 
- Фирдәвес – “Ак чәчәкләр” (Г.Әпсәләмов, 2015); 
- Күрше әби – “Тапшырылмаган хатлар” (Г.Кутуй, 2016); 
- Күрше (масса) – “Мулла” (Т.Миңнуллин, 2017); 
- Кадрия – “Хәлимә” (Ю.Захаров, 2017).