Афиша

Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте

4 октябрь (Пнҗ) | 13:00

Әкият
Абилин исемле кыз фарфор куянын югалта. Шунда куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте башлана да инде: аның юлында яхшы һәм яман, явыз һәм мәрхәмәтле кешеләр очрый. Кечкенә хуҗасының аңа карата булган җылы мөнәсәбәтен моңарчы аңламаган куян үзгәрә башлый.
Гашыйклар утравы

5 октябрь (Җом) | 18:00

Комедия
Өч егет армиядән кайтканда тимер юл вокзалында очрашалар. Егетләрнең берсе – Инсаф тизрәк сөйгәне белән туй ясарга тели. Әмма Ләйсән традицион туйны теләми. Ул никахны күктә үткәреп, парашюттан сикерергә хыяллана.
Убыр шоу

6 октябрь (Шим) | 12:00

Музыкаль әкият
“Убыр-шоу” – балалар өчен заманча музыкаль әкият. Әкияттә Убырлы карчык бөтен җәнлекләрне кар белән күмеп китә. Барлык кош-кортлар, җәнлек-хайваннар җыелып киңәшәләр һәм Убырлы карчыкның күңелен эретер өчен махсус тамаша – бал үткәрергә телиләр.
Артист

6 октябрь (Шим) | 18:00

Комедия
Г.Кариев әсәре буенча куелган «Артист» комедиясе (пьесаны Р.Зәйдулла үзгәртеп эшләде) – шул чорда төрле авырлыклар кичеп, ачлы-туклы ижат итүче артистларның яшәешен, көнкүрешен чагылдырган документаль әсәр.
Саранлыктан дәва

7 октябрь (Якш) | 12:00

Әкият
Убырлы карчыкның саранлык һәм усаллык тулы сандыгы Урман хуҗасының кулына эләгә. Убырлы карчык төрле хәйләләр белән сандыкны кулга төшерергә уйлый.
Бер мәхәббәт тарихы

7 октябрь (Якш) | 18:00

Мелодрама
Еллар гыйбрәтле язмышлы кешеләрне бер очраштырып, гомерләрен үзгәртеп куярга мөмкин. Шулай олы яшьтәге карт белән карчык очраклы рәвештә очрашып, бер-берләрендә күптәнге танышларын таба!
Бию юлында

8 октябрь (Дүш) | 19:00

Класс-концерт
Нәрсә ул татар халык биюе? Башка халыкларныкыннан кайсы ягы белән аерыла? Нинди этаплар кичергән? Аутентик һәм апгрейд – әлеге төшенчәләрне татар сәхнә биюенә карата кулланырга мөмкинме?
Мәхәббәт күгәрченнәре

11 октябрь (Пнҗ) | 18:30

Комедия
Спектакль – легендар фильм “Любовь и голуби”ның театральләштерелгән варианты. Төп герой – Васил хатыны Надия һәм өч баласы белән яши. Надия иренең күгәрченнәр үрчетүен акчаны суга салу дип карый.
Башмагым

12 октябрь (Җом) | 18:30

Музыкаль комедия
Кәрим бай Түбән Новгород ярминкәсендә үз товарын уңышлы гына сатып бәйрәм оештыра. Ә икенче көнне аны талаганнары ачыклана. Моны белеп алган Зыя бай аңа үзенең югалган вексельләр исәбенә кече кызы Сәрвәргә өйләнә алуын сиздерә.
Алмачуар

13 октябрь (Шим) | 13:00

Риваять
Әлеге спектакль Г.Ибраһимовның әсәренә нигезләнеп язылган. Анда бер үк вакытта өч төрле тормыш күрсәтелә: атлар, кешеләр, бүреләр тормышы һәм кешеләрнең табигатькә карашы. “Алмачуар” бер сулышта карала.

Битләр