Афиша

Супер кияү

13 октябрь (Шим) | 18:00

Моңсу комедия
Вакыйга бухгалтериядә бара. Андагы эш шактый бертөсле. Әмма, монда, алты хатын-кыз эшләгән бухгалтериядә эшләр башкачарак. Чөнки алты хатын-кыз янында бер бик шаян телле, җыр сөюче, киң күңелле бер ир-ат та эшли.
Алхимик

14 октябрь (Якш) | 13:00

Маҗаралы сәяхәт
Заманабызның иң яман чире-наркомания тозагына эләгеп, бик күп яшь гомерләр өзелә... "Алхимик" спектакле шушы афәттән котылу юлларын эзләргә өнди, наркотиклар куллануның фаҗигага алып баруын кисәтә. Төп герой Илдус – наркоман.
Нигез ташлары

14 октябрь (Якш) | 18:00

Мелодрама
Гарифулла карт үзенең хатыны Гөлҗиһан белән авылда яши, ә аларның дүрт улы - шәһәрдә. Көннәрнең берендә алар әтиләре йортына кайтып төшәләр, “әтиләре үлем түшәгендә” ята.
Әлиф

15 октябрь (Дүш) | 19:00

Пластик спектакль
1927 елда татар алфавитының латинга күчерелә. 1939 нчы елда кирилл хәрефләренә күчү сәбәпле, 7 хәреф кыскартыла. Шунлыктан тел үзенең тирәнлеген, аһәңлелеген югалта.
Зәйтүнәкәй

18 октябрь (Пнҗ) | 18:30

Драма
Драма татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай һәм Зәйтүнә Мәүлүдованың саф мәхәббәте турында уйлануларны чагылдыра.
Галиябану

19 октябрь (Җом) | 18:30

Музыкаль драма
Спектакль нигезендә М.Фәйзинең әсәре ята. “Галиябану” музыкаль драмасы дөнья әдәбиятындагы мәңгелек теманы – гашыйк парлар Хәлил белән Галиябануның эчкерсез мәхәббәтен чагылдырып кына калмый, аларның фаҗигале язмышын да яктырта.
Бүре һәм Кәҗә

20 октябрь (Шим) | 12:00

Әкият
Кәҗә дүрт бәтие белән урман аланында яши. Ул һәр иртәдә урманга чыгып китеп, үләннәр җыеп кайта. Китәр алдыннан һәм өйгә кайткач ул кәҗә бәтиләренә җыр җырлый. Бүре кәҗә бәтиләрен тотып ашарга хыяллана, ләкин бәтиләр әниләре сүзеннән чыкмыйлар.
Әйдә барыйк, кызлар карыйк

20 октябрь (Шим) | 18:00

Музыкаль комедия
«Əйдə барыйк, кызлар карыйк!» ремейкы – поп-арт элементлары кертелгән спектакль.Төп герой Әфләтүн – төнге клуб ди-джее, ул кызларны еш алыштырып тора.
Килмешәк

21 октябрь (Якш) | 13:00

Әкият
Тавык кетәклегендә көтелмәгән вакыйга була: бер ояда зур гына йомырка табалар. Көннәрнең берсендә аннан бик зур кош чыкканнан соң, тавык куркып кала һәм аннан баш тарта. Яңа гаилә әгъзасын Килмешәк дип атыйлар.
Гашыйклар утравы

21 октябрь (Якш) | 18:00

Комедия
Өч егет армиядән кайтканда тимер юл вокзалында очрашалар. Егетләрнең берсе – Инсаф өйгә тизрәк кайтып сөйгәне белән туй ясарга тели. Әмма Ләйсән традицион туйны теләми. Ул никахны күктә үткәреп, парашюттан сикерергә хыяллана.

Битләр