Афиша

Супер кияү

25 октябрь (Пнҗ) | 18:30

Комедия
Вакыйга бухгалтериядә бара. Андагы эш шактый бертөсле. Әмма алты хатын-кыз эшләгән бухгалтериядә эшләр башкачарак. Чөнки алар янында бер бик шаян телле, җыр сөюче, киң күңелле бер ир-ат та эшли.
Ут чәчәге

26 октябрь (Җом) | 18:30

Мелодрама
«Наркомания белән көрәшеп була!” – Зиннур Хөсняирның әсәре шул хакта бәян итә. Ә бу дөреслеккә туры киләме соң? Мәликә әтисе үлемен бик авыр кичерә, бу вакытта ул бигрәк тә әнисенә мохтаҗ. Ә Гөлчәчәк шәхси тормышы белән мәшгуль.
Әйт әле, күбәләк

27 октябрь (Шим) | 13:00

Музыкаль мистерия
Пьеса Тукайның балачагына алып кайта. Апуш ятим калган, аны Казанга Печән базарына алып барып, башка гаиләгә тәрбиягә бирергә тиешләр.
Мәхәббәт күгәрченнәре

27 октябрь (Шим) | 18:00

Комедия
Спектакль – легендар фильм “Любовь и голуби”ның театральләштерелгән варианты. Төп герой – Васил хатыны Надия һәм өч баласы белән яши. Надия иренең күгәрченнәр үрчетүен акчаны суга салу дип карый.
Керпе малае дуслар эзли

28 октябрь (Якш) | 13:00

Музыкаль әкият
Керпе малае Көрән үзенең энәләре аркасында һәрвакыт авырлыклар кичерә. Тиенкәй һәм Куянкай аның белән уйнаганда кулларына керпе энәләре кадала. Шуңа күрә аны куып җибәрәләр. Көрән ачуланып энәле тунын салып ата.
Улыбыз өйләнә, без аерылышабыз

28 октябрь (Якш) | 18:00

Музыкаль комедия
18 яшьлек Гөлүс белән Нәзнинә бер-берләрен яраталар һәм өйләнешәбез диләр. Гөлүснең әти-әнисе – Баязит белән Зөлфия башта аптырап калалар, аннары алларына бәла килеп баса: яшьләргә торырга фатир кирәк.

Битләр