Габдулла Кариев театры репертуары

  • "Super светофор"

    "Super светофор"

    Светофор Светофорович үзенең тылсымлы таягы ярдәмендә геройларны балачакларына кайтара. Төп геройлар Айдар һәм Алена кечкенә вакытта Юл йөрү кагыйдәләрен бозганнар: алар югалган этләрен эзләгәндә ярамаган урында юлны чыкканнар, әти-әниләрен һәм машина йөртүчеләрне бик нык борчуга салганнар. Ике укучының мавыктыргыч һәм куркыныч маҗараларының нәрсә белән тәмамлануын курчаклар сөйли. 

    Спектакль ЮХИДИ идарәсе белән берлектә куела, ул балаларга юлда йөрү кагыйдәләрен аңлата.
     

  • "Алмачуар"

    "Алмачуар"

    Әлеге спектакль Г. Ибраһимовның әсәренә нигезләнеп язылган. Анда бер үк вакытта өч төрле тормыш күрсәтелә: атлар, кешеләр, бүреләр тормышы һәм кешеләрнең табигатькә карашы.

  • "Алхимик"

    "Алхимик"

    Шәһәр, ишегалды, балалар мәйданчыгы. Шушы мәйданчыкка бертөркем яшьләр килә - Илдус, Шамил, Динара, Катька һәм аның дус кызы... Алар монда балаларча уйнарга түгел, ә наркотиклар кабул итәргә җайлы урын эзләп киләләр. Наркотиклар артыннан киткән Рөстәмне көтәләр.

  • "Артист"

    "Артист"

    Спектакль 19 гасырның реаль вакыйгаларына нигезләнгән, анда татар театрының тууы турында бәян ителә. Кешеләр яңа формалар барлыкка килүен тоялар, шушы шартларда үзләрен табарга омтылалар. 

    Шушы вакыйгалар барышында “Сәйяр” труппасы төзелә, ул үз тамашачысына Галиәскәр Камалның “Бәхетсез егет” спектаклен тәкъдим итәргә җыена. Труппаның режиссеры Габдулла Кариев (бунтарь йөрәкле кеше һәм татар театрын төзү идеясенә фанатларча ышанучы) һәм аның дусты, яшь актер Сакмарский афишалар эләләр, “Шәрекъ” клубына кайтып, артистларның репетициягә килүен көтәләр.

  • "Башмагым"

    Кәрим бай Түбән Новгород ярминкәсендә үз товарын уңышлы гына сатып, һәрвакыттагыча, бәйрәм оештыра. Ә икенче көнне аны талаганнары ачыклана. Һәм товар сатудан кергән табышны гына түгел, ә бәлки Зыя байдан бурычка дип алган 58 мең сумлык вексельләрне дә урлаганнар. Зур суммада акча югалтудан “башын югалткан” Кәрим бай очраклы рәвештә генә Түбән Новгородта Казанга китеп баручы Зыя бай белән очраша. Зыя бай исә Казанда үзенә дүртенче хатын эзләргә җыена имеш. 

    Кәрим байны талауларын белеп алган Зыя бай аңа үзенең шушы югалган вексельләр исәбенә Кәрим байның кече кызы Сәрвәргә өйләнә алуын сиздерә. Кәрим бай мондый тәкъдимнән баш тарта. Ләкин шунда ук 58 мең сумлык вексельләрне барыбер кайтарып бирергә туры киләчәген исенә төшереп, үзенең карарын үзгәртә: Сәрвәрне зыя байга кияүгә бирергә ризалаша. Кәримнең ризалыгын алган Зыя бай кәләшкә вәгъдә бүләге буларак 500 сумлык бик матур башмаклар биреп җибәрә.

  • "Бер мәхәббәт тарихы"

    "Бер мәхәббәт тарихы"

    Олы яшьтәге карт белән карчык чүплектә очрашып, буш шешә аркасында әрләшеп китәләр. Ләкин, яшәгән еллар үзенекен итә, сүз иярә сүз чыга, алар уртак тел табалар, чөнки икесе дә күпне күргән... Язмышлары да охшаш: сугыш афәте икесен дә сөйгәннәреннән аерган, икесе дә бүгенге көндә ялгыз калганнар.

  • "Бүре һәм Кәҗә"

    "Бүре һәм Кәҗә"

    Вакыйгалар урман аланында бара. Аланда Кәҗә йорты урнашкан. Аның дүрт бәтие бар. Кәҗә исә үз балаларын бик тә ярата.  Ә балалар бик шуклар, ләкин әниләренең сүзләрен тыңлыйлар.

    Кәҗә бәтиләренең тамагын туйдырыр өчен һәр иртәдә урманга чыгып китеп, тәмле, сусыл үләннәр җыеп кайта.  Китәр алдыннан һәм өйгә кайткач ул кәҗә бәтиләренә җыр җырлый. 

  • "Галиябану"

    "Галиябану"

    “Мирхәйдәр Фәйзи “Галиябану» пьесасын 1916 елда, Беренче бөтендөнья сугышы чорында язган. Бер әсәр үрнәгендә күп кенә музыкаль драма һәм пьесалар язылган. Соңрак опера, балет булып үскән мили музыкаль театр да “Галиябану”дан башланып китә.  “Галиябану” музыкаль драмасы алар арасында аерым урын алып тора, чөнки М.Фәйзи авыл яшьләре арасындагы саф хисләрне ачып, үзенең туган халкына мәхәббәтен чагылдыруда югары дәрәҗәгә ирешкән.  Һәм иҗатында үзәк урыннарның берсен алып торган “Галиябану” әсәре Мирхәйдәр Фәйзине татар халкына  аеруча якынайта.  Автор аларны шаккатыргыч дәрәҗәдә эчкерсез, көчле итеп гәүдәләндерә һәм бу аның әсәрләрен мәңгеләштерә. М.Фәйзинең бу әсәре аның шәхси иҗатын бәяләүдә генә түгел, ә татар театры һәм татар драматургиясе үсешендә дә зур роль уйный.

  • "Гашыйклар утравы"

    "Гашыйклар утравы"

    Вакыйгалар Инсаф хезмәт иткән хәрби частьта башланып китеп, аның туган авылы Атсөярдә дәвам итә. 

    Армия сафларында хезмәт срогын тутырган Инсафны туган авылына озаталар. Ул Атсөяр авылыннан, аны анда сөйгән кызы Ләйсән зарыгып көтә. Тимер юл вокзалында Инсаф үзе кебек үк армиядән кайтып килүче татар егетләре – Данияр белән Степанны очрата. Алар сөйләшеп китәләр һәм юл уңаенда Инсаф аларны үз авылларына берничә көнгә кунакка кайтып килергә чакыра. Ул авылда аларга чибәр кызлар булачагына да ышандыра.  Кызлар дигәндә егетләрнең күзләре кыза, алар бик шатланып риза булалар.

  • "Зәйтүнәкәй"

    "Зәйтүнәкәй"

    «Зәйтүнәкәй» – бөек шагыйрнең фаҗигале һәм соңгы мәхәббәте турында бәян итүче спектакль. Зәйтүнә һәм Тукай бер-берсенә бер күрүдә гашыйк булалар. Ләкин аңа үлеп гашыйк булган Зәйтүнәнең эзәрлекләүләренә карамастан, үзенең куркыныч авыруы турында белгән Тукай бу мәхәббәттән качарга тырыша. Авыруның соңгы стадиясе якынлашканын сизгән Тукай үзенең сөйгәненнән аны ташлавын, азат итүен үтенә, һәм шулай итеп, үзе дә шушы мәхәббәттән арынырга тели.  Алар арасында авыр сөйләшү була һәм гашыйклар мәҗбүри рәвештә саубуллашалар.

Битләр