Габдулла Кариев театры репертуары

  • "Илдус һәм Windows"

    "Илдус һәм Windows"

    Дөньялар үзгәрде, компьютер дигән нәрсә балаларның бөтен барлыгын биләп алды. Спектакль шул компьютер программасы ярдәмендә әкият иленә сәяхәт итеп, ИлдусныңТукай әкияте геройлары Су анасы һәм Шүрәлегә ничек ярдәм иткәне турында бәян итә.

  • "Казан ятиме"

    «Казан ятиме»

    Төп герой Камил ятимнәр йортыннан качып китә. Аңа бу йорттагы тәртип ошамый, ул тәрбиячеләрнең залимлекләренә каршы чыга. Шул ук вакытта Камил нечкә күңелле егет. Ул гаделлек өчен яши, бу бозык дөньядан Парижга китәргә хыяллана. Герой - биюче,  риваять буенча аның кабиләсе аккошлар нәселеннән барлыкка килгән. Шуңа күрә ул үзе өчен генә түгел, ә үз нәселе өчен дә дөньякүләм танылу алырга тели. Камил һәрвакыт иреккә омтылып яши.  

  • "Керпе малае дуслар эзли"

    "Керпе малае дуслар эзли"

    Урман аланы. Менә йөгерешеп Куянкай белән Тиенкәй килеп керәләр. Алар төрлечә шаярышалар, көлешәләр. Һәм залга мөрәҗәгать итеп, үзләре белән таныштыралар.

    Бүген без сезгә бер әкият сөйләячәкбез, ул бәләкәй керпе малае Көрән турында. Аның әтисе һәм әнисе бар. Бәләкәй керпе малае әни-әтиләре кебек үк энәле һәм ул чәнчи. Һәм шушы энәле тун аркасында ул бәлагә юлыга да инде. Һәм без сезгә шушы хакта сөйләрбез, юк, сөйләмибез, уйнап күрсәтәбез, дип Тиенкәй белән Куянкай кереп китәләр.

  • "Килмешәк"

    "Килмешәк"

    Тавык кетәклегендә көтелмәгән вакыйга була: Чуар тавык зур йомырка өстендә утыра, тик чебие генә чыгарга ашыкмый. Көннәрнең берсендә аннан бик зур кош чыкканнан соң, тавык куркып кала һәм аннан баш тарта. Яңа гаилә әгъзасын Килмешәк дип атыйлар. Шул көннән Килмешәкнең маҗараларга бай тормышы башланып китә. 

  • "Кичер мине, әнкәй!"

    «Кичер мине, әнкәй!»

    Әниле-уллы Миңзифа белән Миргаян икесе авылда гомер кичерәләр. Миргаянга 16 яшь. Ул компьютер уеннары, программалар төзү белән мавыга, әнисе аны кечкенәдән “Сак-Сок бәете”н җырлап үстергән, шуңа күрә Миргаян да әледән-әле шушы бәет юлларын кабатларга ярата. Аның төп хыялы да “Сак-Сок бәете”нә бәйле: шул исемдәге компьютер уены уйлап табып, аны Мәскәүгә җибәрү. Миргаянның хыялы турында белеп алган Гөлзирәк киңәше белән, Миргаян уйлап тапкан программасын Мәскәүдәге “Лец-гоу” компаниясенә җибәрә.

  • "Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте"

    "Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте"

    Инглиз язучысы Кейт Дикамиллоның балалар өчен язылган әсәре буенча сәхнәләштерелгән әлеге әкият балалар һәм өлкәннәр өчен дә кызыклы. Кечкенә кызчык Абилинның әбисе аның туган көненә фарфор курчак – Эдвардны бүләк итә. Бик матур киемнәрдән торган гардеробына өстәп ул кроликка алтын сәгать тә ясатып алган була. Абилин курчакны шулкадәр нык ярата, ә куян исә үзеннән башка беркемне дә яратмый. 

    Язмыш җилләре куян Эдвардны төрле авыр сынаулар алдына куя, аның юлында бик яхшы кешеләр дә очрый, начарлары да була.  Һәм менә шушы сынаулар Эдвардка дуслыкның, яратуның нәрсә икәнен аңларга ярдәм итәләр. Сынаулар аша Эдвард үзе дә үзгәрә,  чөнки “әгәр дә синең яратырга һәм яратылырга теләгең юк икән, “тормыш” дигән сәяхәтнең бер мәгънәсе дә булмаячак”.

  • "Мәхәббәт күгәрченнәре"

    "Мәхәббәт күгәрченнәре"

    Спектакль – легендар фильм “Любовь и голуби”ның театральләштерелгән варианты. Төп герой – Васил хатыны Надия һәм өч баласы белән яши. Надия иренең күгәрченнәр үрчетүен акчаны суга салу дип карый. Көннәрнең берендә Васил эш урынында җәрәхәтләнә һәм аңа диңгез буена юллама бирәләр. Ул анда Рәйсә исемле ханымга гашыйк була һәм нәтиҗәдә диңгез буеннан аның янына кайта. Бу хәбәрне гаилә бик авыр кабул итә. Әмма Васил һәм аның гаиләсе өчен яңа сынаулар башлана гына әле...

  • "Нигез ташлары"

    «Нигез ташлары»

    Гарифулла карт үзенең хатыны Гөлҗиһан белән авылда яши, ә аларның дүрт улы шәһәрдә яши.  Һәркайсының үз тормышы, үз юлы... 
    Көннәрнең берендә алар җыелышып әтиләре йортына кайтып төшәләр, “әтиләре үлем түшәгендә” ята. Шул рәвешле, мөһим мәсьәләләрне чишәр өчен Гарифулла карт аларның барысын бергә җыя. Ә ул проблемалар бик күп икән бит...

  • "Печән базары"

    "Печән базары"

    Режиссер бу спектакль белән Тукай тормышының полифоник картинасын ачып сала. Шагыйрьнең язмышы һәм әсәрләре аша тормышның күпкырлы пространствосын төзи. Әсәр хроник характерда түгел – автор шагыйрь тормышының соңгы чорын сайлаган, элекке еллар хатирәләр аша гына яңартыла. Тукайны өч халәттә: кечкенә Апуш, яшь һәм сау Тукай, авыру Тукай. Спектакль Апушны сатып җибәргән шау-шулы Печән базарын да, «Сәйяр» труппасы артистлары белән очрашуларны да, шагыйрьнең җа ны чыккан Клячкин хастаханәсен дә колачлый.

  • "Саранлыктан дәва"

    "Саранлыктан дәва"

    Әкияттә Убырлы карчыкның саранлык һәм усаллык тулы сандыгы Урман хуҗасының кулына эләгә. Урман хуҗасы аны үзенең базында саклый ә аның йортында Бүре абзый сакчы булып тора. 

    Убырлык карчык төрле хәйләләр белән сандыкны кулга төшерергә тели һәм көннәрнең берендә ул алдап-йолдап Урман хуҗасы йортына керә, саранлык порошогын алырга тели, ләкин ялгышлык белән Саранлык бөтен дөньяга тарала.  

Битләр